Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада "Әйдәгез, чистартыйк!" дигән акция игълан ителде

Хөрмәтле райондашлар! Һәркайсыбыз яшәгән төбәгенең матур, әйләнә-тирәнең чиста, төзек булуын тели. Ләкин күзгә ташланган иске каралты-куралар, хуҗасыз биналар, чүп өемнәре, чакыр-чокырлы урам юллары районыбызны һич тә бизәми. "Әйдәгез, чистартыйк!" дигән акция игълан итеп, поселок һәм авылларның ямен алып торучы урыннарны барлыйк һәм хәлне яхшыртучы һәркайсыбыз өлешебезне кертик әле. Бөтен район...

Хөрмәтле райондашлар! Һәркайсыбыз яшәгән төбәгенең матур, әйләнә-тирәнең чиста, төзек булуын тели. Ләкин күзгә ташланган иске каралты-куралар, хуҗасыз биналар, чүп өемнәре, чакыр-чокырлы урам юллары районыбызны һич тә бизәми. "Әйдәгез, чистартыйк!" дигән акция игълан итеп, поселок һәм авылларның ямен алып торучы урыннарны барлыйк һәм хәлне яхшыртучы һәркайсыбыз өлешебезне кертик әле. Бөтен район халкы бердәм булып санитар чистарту, төзекләндерү, яшелләндерү эшенә кушылганда гына районыбыз җырларда җырланган Кукмарага тиң булыр.

Район башкарма комитеты каршында төзелгән махсус комиссия дә урыннарга чыгып, янгын һәм санитар куркынычлыгы тудыручы ташландык биналарны, чүплекләрне барлаячак һәм тиешле чаралар күрәчәк. "Хезмәт даны" газетасы редакциясе дә укучылардан әлеге акциягә карата фикерләр, тәкъдимнәр, фоторәсемнәр көтеп кала.

фото: http://2berega.spb.ru/user/Natitali/file/4438746/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk