Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада яшәүче Гөлнара ханым биш газета бәясенә торырлык бүләк отты

Редакция коридорларын ямьләндереп, балкып-елмаеп килеп керде ул безгә. "Хезмәт даны" газетасына языл һәм 5 газета бәясенә торырлык бүләк от!" дип аталган акциянең җиңүчесе әлеге ачык күңелле, елмаеп-көлеп кенә торучы Гөлнара ханым булды . Июньнең беренче ункөнлегендә редакциягә килеп, 2014 елның икенче яртыеллыгы өчен "Хезмәт даны" газетасына язылучылар - акциядә катнашырга...

Редакция коридорларын ямьләндереп, балкып-елмаеп килеп керде ул безгә. "Хезмәт даны" газетасына языл һәм 5 газета бәясенә торырлык бүләк от!" дип аталган акциянең җиңүчесе әлеге ачык күңелле, елмаеп-көлеп кенә торучы Гөлнара ханым булды .

Июньнең беренче ункөнлегендә редакциягә килеп, 2014 елның икенче яртыеллыгы өчен "Хезмәт даны" газетасына язылучылар - акциядә катнашырга теләүчеләр шактый булды. Барлыгы 70тән артык әбүнәчебез әлеге мөмкинлектән файдаланып, үз бәхетен сынап карарга теләде. Отыш иясен ачыклау өчен бу акциянең иганәчесен -"Флагман" ширкәте җитәкчесе Азат Шиһаповны да чакырган идек. Һәм менә дулкынландыргыч мизгелләр - Кукмара поселогы, Почта урамындагы 18 йортта яшәүче Гөлнара Заһидуллина дип язылган квитанция иганәченең кулында. 5 газета бәясенә торырлык бүләк - җиләк-җимеш, яшелчә, гөмбә, чикләвекләр өчен заманча электр киптергече Гөлнара ханымга насыйп булды.

Кукмарадагы "Миләшкәй" балалар бакчасында инде 32 ел тәрбияче булып эшләүче Гөлнара ханымны отыш чыкканын хәбәр итәр өчен шактый эзләдек. Эшендә туры китерә алмадык - җәйге ялда иде. Фатирында да булмагач, ишегенә хат кыстырып калдырырга туры килде.

-И, кызлар, мин бит төп нигездә, әниемнәрдә идем, өйгә кайтсам, хат тора, - дип сүзен башлады ул. - Иң элек мин куркып киттем, коммуналь түләүләр буенча ниндидер гәебем бар ахрысы, дип уйладым. Укыгач исә, кемдер шаярта дигән фикергә килдем. Чөнки минем бервакытта да бернәрсә дә отканым булмады. Ә инде шаяру түгел икәнен аңлап алгач, кем әйтмешли, башым күккә тиде. Бер дә көтмәгән бүләк булды бу. Дусларым, хезмәттәшләрем төрле конкурсларда, акцияләрдә нәрсә дә булса отсалар, мин алар өчен чын күңелдән сөенә идем. Хәзер менә алар минем шатлыгымны уртаклашырлар инде, дип уйлыйм. Беләсезме, иң мөһиме - отыш түгел, ә сезнең тарафтан булган игътибар.

Гөлнара ханым тормыш иптәше Чулпан, уллары белән күпкатлы йортта яшәсә дә, үзен җир кешесе дип саный. "Әнием Марзия күп итеп чәчәкләр, җиләк-җимеш үстерә иде. Шуңа күрә вакыт булу белән мин төп йортка ашыгам. Әни төсе итеп чәчәкләр үстерәм, аның традициясен бетерәсем килми. Әнием дә исән булса, минем бүләк отуыма бик сөенер иде дип уйлыйм. Бакчабызда җиләк-җимеш агачлары күп, сеңлем Ләйсән питомниктан сортлы алмагач, чия, карлыгын үсентеләре кайтартты. Әнием шикелле миндә җирдә казынгач ял итәм, көч туплыйм. Бүләгегез хуҗалыкта бик кирәкле көнкүреш җиһазы икән. Эссе көннәрне көтеп алып, кояшта җиләк-җимеш киптерү бетте хәзер, заманча ысулга күчәбез", - дип елмайды ул.

Үзен-үзе белә башлаганнан бирле "Хезмәт даны"ннан аерылмаган Гөлнара ханым элеккеге хезмәттәшләре - балалар бакчасы мөдире булып эшләгән Кадрия Мөлекова, сабыйлар белән эшләүдә иң тәүге хезмәт алымнарына өйрәткән кече тәрбияче Ольга Уразаевага, бүгенге коллективка газета аша рәхмәт хисләрен дә белдерде.

-Алар миңа авыр чакларымда терәк һәм таяныч булдылар. Гомерем буе балаларны һәм хезмәтемне, эшчән Кукмара халкын яраттым, - диде ул.

... Гадәттәгечә төп нигезгә ашыгучы Гөлнара Заһидуллина газетага язылырга кергәндә дә, "Кызлар, тиз генә квитанция тутырып бирә алмассызмы икән, язылырга соңга калам бит, дип юл уңаеннан кереп чыккан идем", -дигән иде.

Насыйп ризык тешне сындырып булса да керә, дигән сүз шушы очракка туры килә дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk