Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада ярминкәләр дәвам итә (+фото)

Атналар буе җылы торган һава торышы шимбә көнгә кисәк кенә салкынайтып җибәрде. Җирдә кар ятмагангамы, 8-9 градус салкын да җелекләргә үтеп керә. Шуңа да карамастан, районыбызның эшләп чыныккан, тырыш халкы үзәк базар каршындагы мәйданчыкта үзе җитештергән сыйфатлы продукция тәкъдим итте. Авыл җирлекләре, шулай ук шәхси хуҗалыклар, хәтта күрше районнардан да...

Атналар буе җылы торган һава торышы шимбә көнгә кисәк кенә салкынайтып җибәрде. Җирдә кар ятмагангамы, 8-9 градус салкын да җелекләргә үтеп керә. Шуңа да карамастан, районыбызның эшләп чыныккан, тырыш халкы үзәк базар каршындагы мәйданчыкта үзе җитештергән сыйфатлы продукция тәкъдим итте. Авыл җирлекләре, шулай ук шәхси хуҗалыклар, хәтта күрше районнардан да килеп сату итүчеләр бар иде.

Иртәнге якта сатып алучылар күп булмады, әллә инде халык кышка запасланган, әллә ял көннәрендә иртә торып, җылы өйләреннән чыгасы килмәде, белмәссең. Шулай да алга таба мәйданчык җанланып китте, сату нокталарында да сәүдә эше башланды.

Нәрсә генә үстерми, җитештермиләр районыбызда. Сатуга куелган товарлар төрлелеге белән шаккатыра. Кием-салымнан алып ит-сөт продукциясе, шифалы үләннәр, кайнатма-консервлар, каз канатына кадәр сатып алырга була иде бу көнне. Бигрәк тә ит, бал сатучыларның күплеге күзгә ташланды.

Березняк авылыннан Альберт Зәйнәгиев бал корты продукциясе алып килгән. Ак эскәтергә тезеп куелган савытлардагы сап-сары бал салкын көндә якты кояш, диярсең. Кәрәзлесен алырга телисеңме, сыек бал яки утырганы кирәкме - рәхим итеп сайла. Инде кырык елга якын умарта кортлары тота икән Альберт абый:

-Бал кортлары белән күптәннән шөгыльләнәбез. Бүгенге көндә бу эш тормыш иптәшем белән икебезгә калды, балалар читтә, аларның үз тормышлары. Шулай әкренгә эшләп йөрибез, күңел биреп башкаргач, бер авырлыгын да күрмибез. Ярминкәләргә дә гел киләбез, калдырган юк. Быел бал алай кыйммәт димәс идем, чөнки хәзер умарта кортлары тотучылар күп, - диде ул.

Умарта кортларының башка төр продукциясе куелган сату нокталары да бар иде: балавыз, бал ипие, үлгән корт. Хәтта әлеге продукцияне куллану тәртибе турында да укып белергә мөмкин.

Итчеләр янына да тукталдым. Эшләре гөрли. Һәркем күңеленә ошаган кисәкне сайлап ала. Бәяләренә килгәндә, 225-235 сум тирәсе. Кемдер хәләлме-юкмы икәнлеге белән, кайберләре тана, сыер яки үгез ите булуы белән кызыксына. "Сез кайсы яклардан?" - дигән соравым итчене бераз үпкәләтте дә, ахрысы. Баксаң, Равил абый Степановның бистәбездә үз сату ноктасы бар икән. Безнең ише авыл баласы кибеттән ит- сөт ише ризыкларны сатып алуны белми, бәрәңге-суганы да авылдан килә шул.

Көз көне каз өмәләре үтә торган вакыт, шуңа каз-үрдәк түшкәләре дә шактый күренә. Бер сату ноктасында эч-башлары да күзгә ташланды. "Эч-башларын аерым сатмыйлар, казы белән бергә генә икән", - дип зарланып алды бер өлкән яшьтәге апа. Бер казның бәясе 1000-1200 сум тирәсе булса, үрдәк 800 сум иде. Үстергән, эшкәрткән кешегә хезмәтенең авырлыгы әйтеп бетергесез, ә сатып алучыга кыйммәт күренә инде ул. Каз канаты исә - 15 сум. Теләгән кешегә казларны тереләй дә алырга була, хакы 1000 сум. "Унны алып килгән идек, дүртәү генә калды", - диделәр каз үстерүчеләр.

Кукмаралы Илсур Вахитов яныннан битараф кына узучылар булмагандыр. Машина артында колакларын тырпайтып утыручы куяннар күпләрне җәлеп итте. Минем сыман сыйпап, яратып узучылар да, фоторәсемгә төшерүчеләр дә бар иде. "Великан" токымлы куяннар зурлыклары белән аерылып торалар, авырлыклары 6 килограммга кадәр җитә, бәясе - 2000 сум", - ди Илсур абый. "Ите деликатес бит", - дип мактадылар сатып алучылар да.

Салкын кышка кереп барганга, ярминкәдә итек сатучылар күп булыр дип уйлаган идем, күренмәделәр. Бары тик бер сату ноктасында гына сарык йоны бар иде. "Сарыкның йонын да, тиресен дә җыючы юк хәзер. Хәттә корбанлыкка суйган малныкын да нишләтергә белмичә алып барып күмдек", - дип әйтеп куйды сатучы апа.

Кукмарадан Манзума апа Галиева балан сатып алды. Кан басымы югары булганда бик файдалы, дип киңәшләре белән дә уртаклашты: "Көнгә бер-икене болай да кабып куярга була. Мин ике килограмм баланны иттарткыч аша чыгарып, кило ярым шикәр комы белән болгатып куям, ләкин кайнатасы түгел. Салкынга куйсаң, бозылмый да, файдалы да. Кирәк вакытта пироглар да пешерергә була", - диде ул.

Инде сатуларын төгәлләп килүчеләр дә күренә башлады. Күкшел авыл җирлеге башлыгы Илһам Хәлиуллин сөт продуктлары алып килгән булган. Мин килгәндә инде бер-ике пакетта кызыл эремчек кенә калган иде. Бәясе - ярты килограммы 120-130 сум. Йомырканың дистәсен 35 сумнан, сөтнең литр ярымлысын 45 сумнан, каймакның 250 граммлысын 50 сумнан саттык, дип бәяләр белән таныштырып китте ул. Шуннан соң кызыксынып базарга кереп, андагы бәяләрне дә карап чыктым. Монда сөтнең литр ярымын 60 сумнан, кызыл эремчекне 160 сумнан, йомырканың дистәсен 80нән сатып алырга була.

Димәк, ял көнеңдә иренмичә ярминкәләрне бер урап кайтсаң, шактый акчаңны янга калдыра аласың, үзеңә ошаганын сайлап алу мөмкинлеге дә күп икән. Иң мөһиме, сыйфаты яхшы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X