Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә бәрәңгене 12 сумнан саттылар (+фото)

Бүген бистәбездә көзге ярминкә узды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләр, шәхси хуҗалыклар ярминкәгә зур хәзерлек белән килгәннәр. Сәүдә рәтләрендә ит, сөт-май, йомыркадан алып, бәрәңге, ярмалар, ашлык, төргәкле печән, хәтта тирес тә бар. Байлангарлыларның сәүдә ноктасында читлеккә ябылган тере казлар да күрергә була иде. -20 генә баш алып килгән идек, 10сын...

Бүген бистәбездә көзге ярминкә узды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләр, шәхси хуҗалыклар ярминкәгә зур хәзерлек белән килгәннәр. Сәүдә рәтләрендә ит, сөт-май, йомыркадан алып, бәрәңге, ярмалар, ашлык, төргәкле печән, хәтта тирес тә бар. Байлангарлыларның сәүдә ноктасында читлеккә ябылган тере казлар да күрергә була иде.

-20 генә баш алып килгән идек, 10сын шул арада сатып җибәрдек. Тере каз - 420, түшкәсе 1 мең сум тора, - ди Ринат Миннегалиев.

Вахитов исемендәге, "Урал", Восток" хуҗалыклары, "Бөр" агрофирмасы, Манзарас авыл җирлеге килограммын 12 сумнан "Удача", "Ароза", "Невский", "Розара" сортлы бәрәңге саттылар. Бодай, арпалар, Ныртыдан "Хәмизов" фермер хуҗалыгының тана, дуңгыз итләре, Кукмара элеваторының ярмалары, Пычак авыл җирлегенең сөт, бал, гөмбә, тозланган эшләнмәләренә дә сорау зур булды. Социаль яклау бүлегеннән махсус билгеләнгән транспорт ялгыз пенсионерларга товарларын өйләренә алып барырга да ярдәм итте.

Тырыш авылыннан Рузилә Әсхәдуллинаның эремчек, корт, каймак һәм майларын да мактый-мактый алдылар.

-Бик уңган, тырыш ул Рузилә. Мин сөт продуктларын һәрвакыт аннан алам. Беркайчан ялганламый ул, бәяләре дә кыйммәт түгел. Авыл сөтен шәһәрнеке белән чагыштырып булмый инде,бик зур рәхмәт аңа, - ди Кукмарадан Гүзәлия ханым Хәкимова.

Ярминкәгә килүчеләр бер уңайдан Кукмара үзешчәннәре концертын да карап, күтәнке кәеф белән таралышты. Сәүдә рәтләре белән танышып чыккан район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин бәяләр белән кызыксынды, халык белән аралашты, ярминкәләрдә сату-итүнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп узды.

Әйтер сүзем бар...

Айрат Сабиров, Пычак авылы:

- Быел бәрәңге уңышы бик мактанырлык булмады. Шуның өчен бәрәңге алырга килдек, бер уңайдан кишер дә сатып алырга уйлыйбыз.

Анастасия Алекссева, Кукмара поселогы:

-Ярминкә бик ошый. Бәяләр дә безнең - өлкәннәрнең хәленнән килерлек. Килограммын 11 сумнан 4 капчык бәрңге алдык. Балалар концертын яратам. Оештыручыларга зур рәхмәт.

Зәйтүнә Сөләйманова, Кукмара поселогы:

-Мин эрләргә, бәйләргә яратам. Җәй-көздән күп итеп йон алып куям да, кыш буе балаларга җылы оекбашлар бәйлим. Ярминкәдән дә ике килограмм йон алдым. Эштән бушаган арада бәйләү эшенә керешәсе булыр, салкыннар хәзер килеп җитә ул.

фото: http://gurzuf.crimea.ua/novosti-kryma/str-37.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы ярминкә Кукмарада

erid: 2VtzqxWHLUk