Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада сәүдә нокталарының террорлыктан сакланышы тикшерелде

Район башлыгы карары белән объектларның террорлыктан сакланышын тикшерү буенча эшче төркем төзелгән иде. Ведомстводан тыш сак хезмәткәре, полициянең өлкән лейтенанты Радик Юнысов, Кукмара поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизов, янгынга каршы Федераль хезмәтнең Татарстан буенча 117нче янгын сүндерү часте җитәкчесе Мансур Рәхмәтуллин, район башлыгы ярдәмчесе Гөлшат Нурмөхәммәтова составындагы әлеге төркем...

Район башлыгы карары белән объектларның террорлыктан сакланышын тикшерү буенча эшче төркем төзелгән иде.

Ведомстводан тыш сак хезмәткәре, полициянең өлкән лейтенанты Радик Юнысов, Кукмара поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизов, янгынга каршы Федераль хезмәтнең Татарстан буенча 117нче янгын сүндерү часте җитәкчесе Мансур Рәхмәтуллин, район башлыгы ярдәмчесе Гөлшат Нурмөхәммәтова составындагы әлеге төркем Кукмарадагы берничә сәүдә объектын: Степан Разин урамының 40нчы бинасында урнашкан Оптовик "Эссен экспресс", Тандер "Магнит" җәмгыятьләрен (Ленин урамы, 3), "Ратмир"сәүдә үзәген (Ленин урамы, 30Б), Агроторг "Пятерочка/1481" җәмгыятен (Ленин урамы, 4), "Универмаг" сәүдә үзәген (Ленин урамы, 17), "Колхоз базары" җәмгыятен (Ленин урамы, 19) тикшерде.

Тикшерү нәтиҗәсендә түбәндәге җитешсезлекләр ачыкланды: тышкы һәм эчке видеокүзәтү куелмаган, кибетнең эш вакытында сакчылар юк, гадәттән тыш хәлләр булганда персоналга ни эшләргә тиешлеге турында инструкция эленмәгән, стационар һәм кул металлодетекторы юк, телефон аппараты шалтыратучының номерын ачыкламый.

фото: http://lightwave-russia.com/novosti/336-zastroyschik-kazhdogo-moskovskogo-obekta-narushaet-ekologicheskoe-zakonodatelstvo-kak-minimum-trizhdy.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk