Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Россиянең атказанган төзүчесе Мияссәр Мансуровның истәлегенә багышланган шахмат ярышы булды

Ярышлар укучы кызлар, малайлар, әти-әниләр һәм мәктәп директорлары арасында барды.

Бүген Зур Кукмара урта мәктәбендә Россиянең атказанган төзүчесе Мияссәр Мансуров истәлегенә шахмат буенча район беренчелеге үткәрелде. Әлеге чара районың гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары спартакиадасы кысаларында оештырылды. Бүгенге көндә Казан шәһәренең 80нче мәктәбен җитәкләүче Роберт Мансуров ярышка үзенең укучылары һәм аларның әти-әниләре белән кайтты.

Мияссәр ага Мансуров - тырыш хезмәте белән район тарихында җуелмас эз калдырган билгеле шәхес. Ул озак еллар авыл хуҗалыгы, төзелеш тармакларында эшләде, гомеренең соңгы көннәренә кадәр район ветераннар оешмасын җитәкләде. Чарада катнашучылар аның турында матур истәлекләрне, якты хатирәләрне барлады.

«Кукмарада шахмат уены бик танылган. Мин әле уенны оештыру турында күптән хыялланып йөрдем. Чөнки әти үзе дә шахмат уенын бик яратты. Якын дусты, әлеге мәктәпнең элеккеге директоры Шәрип Мөлеков, хуҗалык җитәкчесе Гомәр Әхәтовлар белән буш вакытларында бергә җыелып шахмат уйныйлар иде. Шушының кадәр кунакларны кабул иткән мәктәп коллективына зур рәхмәт. Шахмат турниры алга таба да дәвамлы булсын, матур традициягә әверелсен иде», - дип, Роберт Мансуров уенчыларга уңышлар теләде.

Ярышлар укучы кызлар, малайлар, әти-әниләр һәм мәктәп директорлары арасында барды.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X