Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада "Ришвәт бирмим һәм ришвәт алмыйм" дигән акция узды (+фото)

Кукмара бистәсе үзәгендә коррупциягә кагылышлы буклетлар һәм 5 мең сумлык "акчалар" өләштеләр. "Ришвәт бирмим", "Ришвәт алмыйм" дигән язулы акчаларның икенче ягында коррупциягә кагылышлы законнан өземтәләр дә китерелгән иде. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге, "Волонтер-Кукмара" берләшмәсе һәм "Форпост" яшьләр хокук саклау хәрәкәте вәкилләре оештырган мондый төрдәге акцияләр бездә беренче тапкыр гына...

Кукмара бистәсе үзәгендә коррупциягә кагылышлы буклетлар һәм 5 мең сумлык "акчалар" өләштеләр. "Ришвәт бирмим", "Ришвәт алмыйм" дигән язулы акчаларның икенче ягында коррупциягә кагылышлы законнан өземтәләр дә китерелгән иде.

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге, "Волонтер-Кукмара" берләшмәсе һәм "Форпост" яшьләр хокук саклау хәрәкәте вәкилләре оештырган мондый төрдәге акцияләр бездә беренче тапкыр гына уздырылмый. Әмма халкыбыз аларга әле дә күнегеп җитә алмый икән. Әйтик, үтеп баручыларның күбесе коррупция турында үз фикерләрен әйтергә, аңа каршы көрәш юлларын тәкъдим итәргә кыенсына. Буклетларны, "акчалар"ны да үз кулларына тоткач, башкалар күргәнче дипме, тизрәк кесәләренә салып куючылар бар.

-Ришвәт юлына, гадәттә, мәсьәләне җиңел һәм тиз арада хәл итәргә теләүчеләр бара. Бу проблема илебез буйлап күзәтелгәндә, Кукмарада да ришвәт бирү омтылышлары юктыр дип әйтеп булмый, - ди "Волонтер-Кукмара" берләшмәсе кураторы Фирүзә Шәмиева. - Бу акциянең асылы да шунда: коррупциягә каршы көрәшне иң элек гади халыктан, үзебездән башлыйсы. Соңгы вакытта без бурычлар һәм хокуклар төшенчәләрен бутый башладык. Ягъни нәрсәдер тиеш булса да, булмаса да - мәсьәләне үз файдабызга хәл итәргә тырышабыз. Әгәр балалар коррупциягә каршы булуларын белдереп бирегә чыкканнар икән, димәк, уйланырга җирлек бар. Йомырка тавыкны өйрәтми дисәләр дә, бу очракта алар өлкәннәргә үрнәк булып тора.

Район башлыгы ярдәмчесе Гөлшат Нурмөхәммәтова да мондый чараларның уздырылуы халык өчен бер тәрбия чарасы булуын искәртте:

-Бүгеннән районыбызның барлык белем бирү учреждениеләрендә коррупциягә каршы көрәш темасына атналык игълан ителде. Аның кысаларында махсус сыйныф сәгатьләре, рәсемнәр һәм иншаларга бәйгеләр, прокуратура вәкилләре белән очрашулар оештырылачак. Шул рәвешле без яшьләрнең коррупциягә карата битараф калмавын, бу проблеманы хәл итү буенча үз фикерләрен ишетә алачакбыз, - дип сөйләде ул.

Коррупциягә мөнәсәбәтләре турында үтеп баручылар тагын нинди фикерләр җиткерде?

Людмила АЛЕКСЕЕВА:

-Коррупциягә карашым тискәре, шуңа яшь буынның, партия вәкилләренең аңа каршы көрәшкә чыгулары күңелемә рәхәтлек бирде. Ришвәтчелек белән без нәкъ шулай, күмәкләшеп көрәшергә тиеш бит!

Алмаз ФАТЫХОВ:

-Бу акциядә балалар да катнашуы зур мәгънәгә ия. Балалар - безнең киләчәгебез, алар арасында булачак дәүләт хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре үсеп килә. Ә әлеге акцияләр ярдәмендә балалар яшь вакыттан ришвәтчелеккә тискәре мөнәсәбәтне күреп, шуны аңнарына кертеп үсәләр.

Әлфия апа:

-Илдә ришвәтчелек бетсә нишләрбез икән без? Мөгаен, һәркемгә намус дигән кешелек сыйфаты әйләнеп кайтыр иде. Аннары җир йөзендә, халык арасында гаделлек, рәхимлек, шәфкатьлелек урнашыр иде. Әйдәгез, ришвәтчелек турында 9 декабрь - Халыкара коррупция көнендә генә түгел, бер-беребезгә даими искәртеп торыйк. Бәлки, нәтиҗәсе дә булыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X