Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада өр-яңа 40 фатирлы йортның ачкычлары ияләренә тапшырылды (+фото)

Бүген бистәбездә истәлекле вакыйга булды. Поселокның Гафиятуллин урамында социаль ипотека программасы нигезендә төзелгән 40 фатирлы йорт ияләренә тапшырылды. Әлеге йорттан унсигез фатир ветераннарга һәм аларның тол калган хатыннарына, калганнары бюджет системасында һәм районның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючыларга бирелде. Яңа йорт тирәсендә чын мәгънәсендә бәйрәм иде. Көн салкынча һәм бераз җилле булуга...

Бүген бистәбездә истәлекле вакыйга булды. Поселокның Гафиятуллин урамында социаль ипотека программасы нигезендә төзелгән 40 фатирлы йорт ияләренә тапшырылды. Әлеге йорттан унсигез фатир ветераннарга һәм аларның тол калган хатыннарына, калганнары бюджет системасында һәм районның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючыларга бирелде.

Яңа йорт тирәсендә чын мәгънәсендә бәйрәм иде. Көн салкынча һәм бераз җилле булуга карамастан, халык та бик күп. Шулай булмыйни?! Фатир ачкычлары көн саен тапшырылмый бит, дусларның, туганнарның, якыннарның шатлыкларын уртаклашып калырга кирәк.

Йорт ачылу тантанасында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Мамадыштагы "Стройсервис" җәмгыятенең генераль директоры Илфат Хаҗиевлар катнашты.

-Халыкны торак белән тәэмин итү юнәлешендә Кукмарада эш нәтиҗәле бара, - дип билгеләп узды район башлыгы, үзенең тәбрикләүләреннән соң. - Узып баручы 2013 ел да районыбыз тарихында истәлекле вакыйгалар, зур эшләр белән кереп калыр. Ел дәвамында халык өчен кирәкле булган объектлар сафка басты, Олыяз авылында өр-яңа мәктәп салынды. Киләчәктә поселокта, Аш.Буҗи һәм Зур Сәрдек авылларында балалар бакчалары төзергә планлаштырабыз. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбриклим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk