Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада мәктәп яны лагерьлары 5 июньдә ачыла

Балаларның җәйге ялларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыру - бүгенге көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Районыбызның мәктәп яны лагерьларында быел - 850, ә "Нараткай"да 300 бала ял итәчәк, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге 400 яшүсмерне эш белән тәэмин итәргә исәпли. -5 июньнән дә соңга калмыйча мәктәп яны лагерьлары үз эшләрен башлап җибәрергә...

Балаларның җәйге ялларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыру - бүгенге көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Районыбызның мәктәп яны лагерьларында быел - 850, ә "Нараткай"да 300 бала ял итәчәк, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге 400 яшүсмерне эш белән тәэмин итәргә исәпли.


-5 июньнән дә соңга калмыйча мәктәп яны лагерьлары үз эшләрен башлап җибәрергә тиеш, - ди район мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Ләлә Бариева - 23 белем йортында - мәктәп яны, ә күппрофильле лицей, Ядегәр, Сәрдекбаш, поселокның өченче урта мәктәпләрендә хезмәт һәм ял лагерьлары эшләячәк. Лагерьларга иң беренче чиратта балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә исәптә торучылар, аз тәэмин ителгән, авыр тормыш хәлендәге гаиләләрнең балалары кабул ителә. Иртәнге сәгать сигездән көндезге сәгать өченче яртыга кадәр укучылар төрле экскурсияләргә йөриләр, ял итәләр, ике тапкыр тукланалар. Районыбыз мәктәпләре үз эшчәнлекләрен төрле юнәлешләрдә алып барганлыктан, лагерьларда күпчелек чаралар хәрби-патриотик, физик тәрбия һәм сәламәтлек, экология-биология, сәнгать-эстетика белән бәйле булачак.


"Нараткай" балаларны сәламәтләндерү лагере быел да үз эшчәнлеген өч сменада оештыруны планлаштыра. Территорияне тәртипкә китерү, йортларны төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә инде.


-Яңа склад бинасы салынды, азык-төлек блогына реконструкция ясала. Педагогик кадрлар туплана. "Нараткай"да 300 бала ял итәчәк, - ди лагерь директоры Әмир Хәкимуллин. - Беренче смена 17 июньнән 7 июльгә, икенчесе - 11 июльдән 31 июльгә, ә өченче смена 4 августтан 24 августка кадәр эшләячәк. Биредә башлыча бюджет һәм коммерция оешмаларында эшләүчеләрнең балалары ял итәчәк. Спортчылар һәм сәнгать сөючеләр өчен профильле сменалар оештырыла. Юлламалар алу өчен гаризалар кабул итү әле хәзер дә дәвам итә.
Җәйге каникуллар чорында бераз акча эшләп алу турында хыялланмаган бала, гомумән, юктыр ул. Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге укучылар өчен быел да андый мөмкинлек тудыра.


-Укудан тыш вакытларында без 14-18 яшьлек яшүсмерләргә вакытлыча эшкә урнашырга булышабыз, - ди мәшгульлек үзәге директоры Әсхать Җиһаншин. - Иң беренче чиратта эш белән ятим, инвалид, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә яшәүче балалар, тулы булмаган, күп балалы, гаилә әгъзалары бер җирдә дә эшләмәүче гаиләләрдә тәрбияләнүче, исәптә торучы яшүсмерләр тәэмин ителә. Балаларның хезмәте мәшгульлек үзәге һәм эш белән тәэмин итүче арасында төзелгән килешү нигезендә алып барыла. Бүгенге көндә бездә 52 балигъ булмаган баланы вакытлыча эш белән тәэмин итү турында бер килешү бар. Аның нигезендә укучылар яз көне Кукмара 4нче урта мәктәбе территориясен кардан чистарттылар. Җәйге чорда эшләү өчен "Тылсым" социаль яклау үзәге - 30, тернәкләндерү үзәге - 10, Зур Сәрдек гимназиясе - 40, Нырты урта мәктәбе - 20, 1нче гимназия 60 кеше сорап гаризалар кертте. Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштырылган укучылар бер айга 850 сум матди ярдәм ала. Хезмәт кодексы нигезендә каникуллар чорында 14-15 яшьлек бала атнага - 24, 16-18 яшьлекләр 35 сәгатьтән артык эшләргә тиеш түгел.


Районыбызның социаль яклау идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 315 бала быел Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы аша алынган юлламалар белән Татарстанның төрле шәһәр-районнарында урнашкан лагерьларга, шифаханәләргә җибәреләчәк. Бушлай юллама бары тик аз тәэмин ителгән, социаль куркыныч тормыш хәлендәге, ятим, караучысыз калган балаларга гына бирелә.


Шулай ук җәйге чорда районда дини лагерьлар да эшләячәк.

Алсу ИДРИСОВА



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара балалар җәйге лагерьлар

erid: 2VtzqxWHLUk