Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада күп фатирлы йортларда капиталь ремонт бара

Төзелеш-монтаж өчен милекчеләр, җирле һәм республика бюджеты чыганакларыннан 18 миллион 772 мең 209 сум акча каралган.

«Күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерү» республика программасы буенча быел шәһәрнең Нур Баян урамының 34нче, Степан Разин урамының 81нче, Ворошилов урамының 21нче йортларында ремонт эшләре алып барыла. Төзелеш-монтаж өчен милекчеләр, җирле һәм республика бюджеты чыганакларыннан 18 миллион 772 мең 209 сум акча каралган. Капиталь төзекләндерүгә районның «Ремстроймонтаж-2» оешмасы алынган.

Эш тиешенчә башкарыламы, сыйфат ягы аксамыймы, йортларда яшәүчеләр канәгатьме? Сорауларыбызга җавап эзләп, алда әйтелгән йортларга юл алдык. Чөнки ел саен ремонт эшләре төгәлләнгәннән соң, аның сыйфатыннан, теге яки бу эшнең тиешенчә башкарылмавыннан зарланучылар табылмый калмый.
 
Нур Баян урамындагы 34нче йортның ярты гасырлык тарихы бар. Элеккеге ПМК-90 оешмасы тарафыннан 1972 елда сафка баса, ә төгәл бер елдан тәүге хуҗаларын кабул итә ул.

«Йортыбыз дүрт катлы. Анда 56 фатир исәпләнә. Ун ел элек коридорларга бераз ремонт ясалган, түбә алыштырылган иде, шуннан бирле төзекләндерүнең нәрсә икәнен дә белмәдек. Әмма киләчәктә безгә дә чират җитәр дип өметләнеп көттек, һәм ул көн килде. Бу җәйдә йортның фасад өлешен җылытып төрү эшенә керештеләр. Материаллар үзвакытында кайта, бернинди тоткарлык булганы юк. Хәзер эш фронты инде ахырына якынлашып килә. Төгәл һәм сыйфатлы итеп башкаручы төзүче егетләрнең хезмәтеннән без тулысынча канәгать», - ди йорт комитеты җитәкчесе Петр Егоров. 

Йортның тышкы ягы, чыннан да, бик матур килеп чыга. Барлык балконнарның да бертөсле булуы үзгә бер ямь өсти.

«Читтән карап торганда бик ямьсез иде инде өебез. Диварлар, тәрәзә уемнары тигез булмагач, хәтта пластик тәрәзәләр дә куйдыра алмадык. Бер проблемабыз да юк: шөкер, йортыбыз тыныч, күршеләр әйбәт, шәхси җылылык казаннары булгач, өебез ел әйләнәсе май кебек җылы, автобус тукталышы, мәктәп, балалар бакчасы, кибетләр кул сузымында гына», - ди әлеге йортта яшәүче Дилбәр ханым Асапова.

Тик менә бу өй тыштан ялтыраса да, подъездга керү өлеше, коридорлар әлегә мактанырлык түгел. Әмма «Ремстроймонтаж-2» оешмасы җитәкчесе Раниф Сәлмәнов киләсе елга анысын да эшләрбез дип ышандырган. Йорт комитеты җитәкчесенең сүзләренә караганда, киләчәктә ишегалдына балалар уен мәйданчыгы төзү планы да бар икән.
 
Ворошилов урамындагы 21нче йортның капиталь төзекләндерү планына подъездларны һәм өйнең фасад өлешен тәртипкә китерү кергән. Шулай ук йортның цоколь (подвал) өлешен дә тышкы яктан ныгытып, җылытып, сайдинг белән тышлаганнар.

«Өч подъездда коридорлар инде тулысынча әзер дияргә була. Кереп караган идек, бик матур чыга. Яңа йортлардагы шикелле якты, чиста хәзер. Егетләр тиздән безнекенә дә күчәрләр дип көтәбез. Анда диварларны шомартып, буяп чыгасылары бар. Мин бу өйгә 2011 елда Түбән Камадан күчендем. Дәваханә, кибет, даруханә якын булганга, шушы йортны сайладым. Чыннан да, бик рәхәт урында яшибез», - ди әлеге йортта яшәүче, исемен әйтергә теләмәгән өлкән яшьтәге бер апа.

Кечкенә бала күтәреп, подъезддан чыгып килүче яшь әни Айша Хәмәтдинова төзүчеләрнең эшне тиз тотуларын әйтеп узды. «Иң мөһиме: чүп-чар аякка ияреп йөрми, подъездларда өелеп тормый. Бик чиста эшлиләр», - диде ул. 

Төзүче егетләр белән дә сөйләштек. Коридорларны штукатурлау, шомарту, буяу, керү юлына плитә җәю эшләрен Фәнил Галимов, Булат Маяков, Владимир Фроловлар башкара.

«Биредә подъездлар бик начар, ярымҗимерек хәлдә иде. Әкренләп тәртипләп киләбез. Йортта яшәүчеләрдән моң-зар ишеткәнебез булмады, хәтта чәйгә кадәр эчертәләр. Бәлки кайберләре: “Озак эшлиләр”, - дип борчыладыр инде. Әмма дивар-түшәмнәрне кырып чистарту, сылау, буяу эшләрен өч-дүрт көндә генә төгәлләп булмый. Аларны бит киптермичә эшләү мөмкин түгел. Плитәләрне җәюнең дә үз тәртибе. Чүпләргә килгәндә, һәрчак үзебез артыннан җыештырып барабыз. Оешмадан трактор килә дә шуңа төйибез. График буенча без эшне 16 октябрьгә төгәлләргә тиеш. Шул вакытка сыешырга тырышачакбыз», - ди алар.
 
Степан Разин урамындагы 81нче йортта ремонт буенча бераз тоткарлыклар булып алса да, бүгенге көндә биредә эш бара. Йортның фасады кызыл, сары һәм көрән төсләрдәге сайдинг белән җылытып тышланган, подъездлар штукатурланган, керү юлына плитәләр җәелгән. Хәзерге вакытта төзүчеләр подъезд каршын тәртипләү белән мәшгуль. Раниф Сәлмәнов билгеләп үткәнчә, кайсы йортны нинди төс белән эшләргә кирәклеген район архитекторы Ләйсән Зәйнетдинова тәкъдим иткән, район башлыгы Сергей Димитриев тарафыннан хупланган. «Подъезд ишекләрен дә яңаны куячакбыз, шулай ук керү өлеше дә яңартылачак. Алга таба шәһәрдәге башка күпкатлы йортларны да әкренләп төзекләндереп чыгарга планлаштырабыз», - ди җитәкче. 

«Бу ремонтны бик көттек. Элек йортыбыз кызыл кирпечтән, бер дә матур түгел иде. Хәзер карап кына торасы килә. Төзүчеләргә моң-зар юк. Көзге салкыннарга кадәр эшне бетерәбез, диделәр. Вәгъдә – иман!» - ди Разыя апа Насыйбуллина.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев