Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада "Кукмара-10" проекты старт ала

Агымдагы елның язында "Россия 1" телеканалы һәм Рус география җәмгыяте Россиянең истәлекле урыннарын ачыклау, илебезнең символларын билгеләү максатыннан бәйге игълан иткән иде. Анда Татарстанның Кол Шәриф мәчете дә катнашып, 676 638 тавыш җыярга өлгерде. Әлеге бәйге уңаеннан без дә, "Хезмәт даны" редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессының Кукмара бүлеге, "Кукмара авазы" радиосы...

Агымдагы елның язында "Россия 1" телеканалы һәм Рус география җәмгыяте Россиянең истәлекле урыннарын ачыклау, илебезнең символларын билгеләү максатыннан бәйге игълан иткән иде. Анда Татарстанның Кол Шәриф мәчете дә катнашып, 676 638 тавыш җыярга өлгерде. Әлеге бәйге уңаеннан без дә, "Хезмәт даны" редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессының Кукмара бүлеге, "Кукмара авазы" радиосы - "Кукмара 10" дигән яңа проект игълан итәбез. Бу проект нәтиҗәсендә Кукмара районының истәлекле, тарихи урыннарын ачыклау, аны киң җәмәмгатьчелеккә җиткерүне максат итеп куябыз. Проектта катнашу өчен, үз төбәгегезнең тарихи, истәлекле саналган урыннарын, табигать, төзелеш корылмаларының фотоларын төшереп, газетаның электрон почтасына салырга кирәк булачак. Проектның барышы һәм нәтиҗәләре турында "Хезмәт даны" газетасыннан танышып барырга мөмкин.

Мәгълүмат өчен телефон: 2-65-59.

фото: http://mair.in.ua/digest/show/id/16433

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X