Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада күп балалы дүрт гаиләгә беренчел янгын сүндерү җайланмасы тапшырылды

Коткаручылар көне һәм юбилей даталары уңаеннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә беренчел янгын сүндерү, автоном рәвештә эшләүче янгынны кисәтү җайланмалары тапшыру буенча хәйрия акциясе уздыра. Районда әлеге җайланмаларга күп балалы дүрт гаилә ия булды. Ятмас Дусай авылында яшәүче Ләйсән һәм...

Коткаручылар көне һәм юбилей даталары уңаеннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә беренчел янгын сүндерү, автоном рәвештә эшләүче янгынны кисәтү җайланмалары тапшыру буенча хәйрия акциясе уздыра. Районда әлеге җайланмаларга күп балалы дүрт гаилә ия булды.

Ятмас Дусай авылында яшәүче Ләйсән һәм Раил Газизовлар гаиләсендә алты бала тәрбияләнә. 15 яшьлек Рәмзил бүгенге көндә Кукмара аграр көллиятендә техник-механик һөнәрен үзләштерә. Рәмис белән Рүзәл - мәктәп укучылары, Ләйлә һәм Лилия балалар бакчасына йөриләр, ә яшь ярымлык Риназ исә әнисе белән өйдә.

-Күп бала тәрбияләүнең бер авырлыгы юк, - ди Ләйсән. - Олылары кул арасына керә башлау белән эне-сеңелләренә күз-колак булалар. Фермага эшкә киткәндә дә кечкенә малай абыйлары карамагында кала. Кием-салымны да берсенекен-берсе киеп үсәләр. Иң мөһиме: сау-сәламәт булсыннар, авырмасыннар гына.

Хуҗабикә тумышы белән Кукмарадан. Казанда алты ел яшәгәннән соң, бирегә иренең төп йортына кайтып төпләнәләр.

-Мин автобуста - шофер, ә Ләйсән билет сатучы булып эшләде. Шәһәр җирендә тормыш алып бару да кыйммәтрәк. Шуның өчен уйлаштык та, авылга кайтырга булдык. Биредә саф һава, бакчабызда күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Кәҗәбез, тавык һәм куяннар бар. Җәйге чорда чебешләр һәм үрдәк алабыз, - ди Раил. - Мин үзем вахта белән Себергә китеп эшлим. 3-4 айга бер тапкыр кайтам. Мин югында балалар тулысы белән тормыш иптәшем карамагында. Аңа авыр инде, аңлыйм. Малайларны мәктәпкә әзерлисе, кызларны бакчага илтәсе. Әмма читкә китеп эшләмичә дә булмый: ул-кызларыбызны үстереп, аякка бастырасы бар.

Хәйрия акциясе кысаларында беренчел янгын сүндерү җайланмалары тапшырылуны да сөенеп кабул иттеләр Газизовлар. Сакланганны Ходай саклар, диләр бит. Күп балалы гаиләләргә андый чаралар аеруча кирәк шул.

-Автоном рәвештә эшләүче янгын кисәтү җайланмалары һәр йортта булсын иде. Чөнки төнлә белән өй эчендә аз гына төтен саркыса да, кеше тиз генә йокысыннан уяна алмый, киресенчә, тирән йокыга тала. Ә менә әлеге җайланма исә гомерләрне саклап калырга ярдәм итә, төтен чыгуга ук тавыш бирә башлый. Шулай ук көндез янгын чыккан очракта да аның сигналын хәтта якын-тирәдә яшәүчеләр дә ишетә ала, - ди Балтач һәм Кукмара районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең баш белгече Нурфат Яппаров. - Быел районда 36 янгын чыгу очрагы теркәлде, аларда ике кешенең гомере өзелде. Түбән Үрәс җирлегендә генә дә сентябрь-октябрь айларында өч янгын булды. Гадәттә электр җайланмалары белән эш итү кагыйдәләрен белмәү һәм үтәмәү аяныч хәлләргә китерә дә инде. Төзек булмаган электр розеткалары, утка тыгып калдырылган электр приборлары янгын чыгуга төп сәбәп булып торалар.

-Районыбызда аз тәэмин ителгән, авыр тормыш хәлендәге күп балалы гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкәннәр һәрдаим игътибар үзәгендә. Аларның өйләрендә булып, төрле кисәтү әңгәмәләре алып барыла. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында мондый төр акцияләрнең оештырылуы да бик кирәк. Аның алга таба да дәвамлы булуына ышанасы килә, - ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева.

Ятмас Дусайның янгын куркынычсызлыгы посты җитәкчесе Нурулла Галив та Газизовларның өендә еш кунак була икән.

-Безнең пост 11 авылны контрольдә тота. Хезмәткәрләр график нигезендә һәр йортта булып, янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүматлар бирәләр. Күп балалары гаиләләрне аеруча контрольдә тотарга тырышабыз. Әмма иминлекне тәэмин итү кешенең үзеннән дә тора, - ди ул. - Июнь аенда үзебезнең постта эшләүче хезмәткәрнең өе янып бетте. Янгын турында соң хәбәр ителгәнлектән, йорт-җирне саклап кала алмадык. Көннәр салкынайту белән янгыннарның саны да бермә-бер арта. Шуның өчен һәркем үз милкенә һәм тормышына карата игътибарлы булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X