Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада канализация челтәре яңара

Кукмараның Ленин урамының бер өлешендә бүгенге көндә машина юлы ябык: поселокның канализация челтәрендәге торбаларны алыштыру эше дәвам итә. Кукмараның канализация челтәре барлыгы 35 чакрымны тәшкил итә. Аның поселок өчен нинди мөһим роль уйнавын сөйләп тору урынсыз -барлык күпкатлы йортлардан, оешма-предприятие, учреждениеләрдән чыккан пычрак сулар төп трассага тоташтырылган. Районның элеккеге баш...

Кукмараның Ленин урамының бер өлешендә бүгенге көндә машина юлы ябык: поселокның канализация челтәрендәге торбаларны алыштыру эше дәвам итә.

Кукмараның канализация челтәре барлыгы 35 чакрымны тәшкил итә. Аның поселок өчен нинди мөһим роль уйнавын сөйләп тору урынсыз -барлык күпкатлы йортлардан, оешма-предприятие, учреждениеләрдән чыккан пычрак сулар төп трассага тоташтырылган. Районның элеккеге баш архитекторы Рәфкать Закиров әйтүенчә, канализация коллекторы 1981 елда эшли башлый. Димәк, 34 ел эчендә ул инде чын мәгънәсендә тузган, алай гына да түгел, авария чыгу куркынычы китереп, кичекмәстән алыштыруны таләп итә иде. Хәер, аның беренче сигналлары 2003 елда булып, бу вакытта тимер юл вокзалы каршындагы 200 метр озынлыкта торба алыштырылса, икенче юлы 2008 елда тимер юл вокзалыннан Нократ Аланы шәһәре ягына таба 250 метр озынлыкта яңа торба салына.

Быел җирләр кипшерүгә, тимер юл вокзалы турысыннан үзәккә таба трассада кызу эш башланды. Бу эш республика бюджеты хисабына башкарыла. Казанның "Газкомплектсервис" оешмасы бүгенге көндә 1200 метр озынлыктагы трассаны эшләде инде. Урып-җыю чорында элеваторга ашлык ташырга комачаулык тудырмас өчен эш тукталып торганнан соң, тагын дәвам итте.

-Безнең бурыч - тимер юл вокзалыннан янгын сүндерү частена кадәр барлыгы 1700 метр арага торба салу, - ди оешманың прорабы Илназ Әхмәтов. - Траншея 3 метр тирәнлегендә казыла. Шуңа гарантия срогы 50 ел булган 400 диаметрлы полиэтилен торбаларны салып чыгабыз. 60 метр узган саен тимер-бетон боҗралардан эшләнелгән кое куела. Эшебездә бер генә авырлык бар: элеккеге трасса белән рәттән казып барганлыктан траншея ишелә, яңадан балчыкны алырга туры килә.

Канализация челтәрен алыштыру үзәк урамдагы асфальт юлны бозды. "Кукмаралылар борчылмасын, без икенче елга юлга менә дигән итеп асфальт җәеп куячакбыз. Быел трассаны өстән ныклап таптатып барсак та, җир иңә. Ул үз җаена ятмыйча, ныгымыйча асфальт җәюнең мәгънәсе юк, ярыклар хасил булачак", - диде участок җитәкчесе Фәрит Җамалиев.

Кукмарада күпкатлы йортлар, админстратив биналар, социаль-мәдәни объектлар төзү нык колач алган 1970 елларда Атлас Булатов җитәкчелек иткән заманда, Кукмараның үзәкләштерелгән канализациягә мохтаҗлыгы аеруча нык сизелә башлый. Киез итек-киез фабрикасының инде үз канализациясе булса да, ул тиешле таләпләргә туры килми, көткән нәтиҗәне бирми һәм район җитәкчелеге предприятиегә үзеннән чыккан пычрак суны тулысынча чистарта торган канализация төзүне бурыч итеп куя. Фабриканың ул чордагы директоры Михаил Голубев район җитәкчелегенә "Правда" колхозы басулары аша канализация трассасы уздыруны раслау өчен рөхсәт алырга килгәч, аңа коллекторны поселок урамнары аша үткәрергә кирәк дигән тәкъдим әйтелә. Әмма РСФСРның җиңел сәнәгать министрлыгы проектның бик кыйммәткә төшүен сәбәп итеп, моңа каршы килә.

Шуннан соң район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Белянин белән баш архитектор Рәфкать Закировларга Кукмарага канализация челтәре кирәклеген ассызыклап Казан юлын еш таптарга, күп җитәкчеләрнең бусагаларын атлап керергә туры килә. Нәтиҗәдә, 1970 еллар ахырында фабрика өчен генә түгел, ә поселок ихтыяҗларына да яраклаштырылган челтәрле канализация сафка баса. Кукмараның бөтен оешмалары да бу зур төзелешкә акчалата, техника һәм кеше хезмәте белән зур өлеш кертәләр. Ул елларда Кукмара урамнары бомба кырын хәтерләтеп, чокыр-чакырларга күмелсә, җитәкчеләргә халыктан күп кенә зарлану сүзләре ишетергә туры килсә дә, канализация челтәре булдыру Кукмарага замана белән рәттән атларга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X