Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада имамнар җыелышты

Кукмара үзәк мәчетендә имамнар җыелышы үтте. Биредә районның имам-мөхтәсибе Зиннур Сәмигуллин, Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат Курмашин, Кукмара районы Совет рәисе урынбасары Равия Кәримуллина, Россия ислам университетының шәригать факультеты деканы Рамазан Курамшин һәм башка кунаклар катнашты. Җыелышка районның барлык мәчетләрендә эшләүче имамнар һәм абыстайлар килгән иде. Көн кадагында мәчетләрдә алып барылган...

Кукмара үзәк мәчетендә имамнар җыелышы үтте. Биредә районның имам-мөхтәсибе Зиннур Сәмигуллин, Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат Курмашин, Кукмара районы Совет рәисе урынбасары Равия Кәримуллина, Россия ислам университетының шәригать факультеты деканы Рамазан Курамшин һәм башка кунаклар катнашты. Җыелышка районның барлык мәчетләрендә эшләүче имамнар һәм абыстайлар килгән иде.

Көн кадагында мәчетләрдә алып барылган эшләр, килеп туган проблемалар, мәхәлләләрнең эшчәнлеге турында сөйләнелде. РИУ вәкиле Рамазан Курамшин 17-80 яшьлек теләге булган һәркемне укырга чакырып мөрәҗәгать итте: "Бездә уку да, тулай торакта яшәү дә бушлай. Гыйлем алу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган: теология, шәригать, икътисад, журналистика факультетлары эшләп килә. Арада иң яхшы укучыларны чит илләргә укырга җибәрәбез", - дип сөйләде.

Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат Курамшин: "Мәхәлләләребез гыйлемле кадрларга мохтаҗ. Бүген РИУда өч абыстаебыз читтән торып белем ала. Камышлы авылыннан Рәдиф Тимергалиев районыбызда РИУны тәмамлап эшләүче бердәнбер имам", - дип өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара имамнар җыелышы

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X