Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада "Җиңү салюты" фестиваленең Гала-концерты булды

Кичә район Мәдәният йорты гөрләп торды. Анда "Җиңү салюты" фестиваленең Гала-концерты узды. Әлеге фестиваль узган елның ноябрь аенда башланып киткән иде. Анда барлык авыл җирлекләре, мәктәпләр, социаль, сәнәгать оешмалары катнашты. Гала-концертка исә иң яхшы җыр-бию, нәфис сүз номерлары, композицияләр, җиңүче дип табылган иҗат коллективлары чыгыш ясады. Бәйрәмнең йомгаклау концертында район...

Кичә район Мәдәният йорты гөрләп торды. Анда "Җиңү салюты" фестиваленең Гала-концерты узды. Әлеге фестиваль узган елның ноябрь аенда башланып киткән иде. Анда барлык авыл җирлекләре, мәктәпләр, социаль, сәнәгать оешмалары катнашты. Гала-концертка исә иң яхшы җыр-бию, нәфис сүз номерлары, композицияләр, җиңүче дип табылган иҗат коллективлары чыгыш ясады. Бәйрәмнең йомгаклау концертында район җитәкчесе Сергей Димитриев катнашты.

-Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә, талантларны ачыклауда әлеге фестивальнең өлеше зур булды. Барлык иҗат коллективларына да рәхмәтемне җиткерәм, якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлыйм, - диде ул һәм үзенең Мактау грамоталарын тапшырды.

Күппрофильле лицей коллективы Гран-При иясе булды. Югары Чура авыл җирлеге, Кукмара 3нче мәктәбе - беренче, социаль яклау бүлеге, Кукмара 4нче мәктәбе - икенче, Ятмас Дусай авыл җирлеге, "Татавтодор" оешмасының Кукмара филиалы, Кукмара беренче гимназиясе коллективлары өченче дәрәҗә лауреатлар дипломы белән бүләкләнделәр.

Бәйрәмнән фоторепотаж белән бераз соңрак танышу мөмкин булачак.

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X