Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Халыкара инвалидларны яклау көнен билгеләп узалар (+фото)

Бүген Халыкара инвалидларны яклау көне уңаеннан Кукмараның "Татарстан" ресторанында һәм Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләрен һәм актив ветераннарын җыйдылар. Район мәдәният йорты үзешчәннәре Марат Мөхәммәтшин, Нәкыя Орлова, Гөлшат Галиева, Руфина Габделхәева, Рөстәм Хәсәнов, Илгиз Зарипов, Рамил Сәләхетдиновлар район инвалидларының башлангыч оешмалары вәкилләре өчен бай эчтәлекле концерт...

Бүген Халыкара инвалидларны яклау көне уңаеннан Кукмараның "Татарстан" ресторанында һәм Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләрен һәм актив ветераннарын җыйдылар.

Район мәдәният йорты үзешчәннәре Марат Мөхәммәтшин, Нәкыя Орлова, Гөлшат Галиева, Руфина Габделхәева, Рөстәм Хәсәнов, Илгиз Зарипов, Рамил Сәләхетдиновлар район инвалидларының башлангыч оешмалары вәкилләре өчен бай эчтәлекле концерт куйдылар. Инвалидларның тормышын яктырткан видеослайдлар күрсәттеләр. Кичәне район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин ачып җибәрде һәм районның икътисадый хәле, проблемалары белән җентекләп таныштырды, инвалидлар җәмгыяте эшендә актив катнашкан Зур Сәрдек инвалидлар оешмасы рәисе Зиннур Газизовка, инвалидларның "Аргамак" спорт командасы әгъзалары Мөнир Гыймадиев, Зөлфия Әгъләмоваларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Инвалидларны район оешмасы рәисе Равил Нигъмәтҗанов җәмгыятьнең тарихы белән таныштырды. Аның беренче рәисләре эшчәнлеклренә югары бәя бирде, алда торган проблемалар турында, инвалидларның иҗтимагый тормышы, аларны спорт-мәдәният белән шөгыльләнергә тартуда ирешелгән уңышлар турында сөйләде.

Хәзерге вакытта районыбызда 6906 инвалид бар. Шуның 153е - сукырлар, 280е - инвалид балалар, 120се - бары коляскаларда гына хәрәкәт итүчеләр.

Азат ФАТЫЙХОВ.

Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар undefined

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X