Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада халык җыены үтте (+фото)

Районыбызда нинди генә өлкәне алсак та, алга китеш сизелә. Әмма тормыш алга киткән саен, халыкның ихтыяҗы да арта бара. Шуңа районыбызның ничек үсәргә тиешлеген шушы җирлектә яшәүчеләрдән дә яхшырак белүче юктыр. Һәркемнең яшәеш шартларын яхшырту, төбәгенең инфраструктура үсешен планлаштыруда катнашырга хакы бар. Нәкъ менә шуны күздә тотып, Кукмараның Җиңү паркында...

Районыбызда нинди генә өлкәне алсак та, алга китеш сизелә. Әмма тормыш алга киткән саен, халыкның ихтыяҗы да арта бара. Шуңа районыбызның ничек үсәргә тиешлеген шушы җирлектә яшәүчеләрдән дә яхшырак белүче юктыр. Һәркемнең яшәеш шартларын яхшырту, төбәгенең инфраструктура үсешен планлаштыруда катнашырга хакы бар. Нәкъ менә шуны күздә тотып, Кукмараның Җиңү паркында халык җыены уздырылды.
"Бердәм Россия" сәяси партиясе оештырган әлеге чараның максаты да халыкка якынаю, теләк-фикерләрен тыңлап, партиянең киләсе бишьеллык эш планына өстәмәләр, үзгәрешләр кертү иде.
-Бирегә битараф кешеләр җыелмагандыр. Һәркем үз фикерен әйтеп, район үсешенә өлеш кертә, тәкъдимнәрен җиткерә ала, - диде чыгышында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова. -Республикада, шулай ук Кукмара районында да биш ел эчендә күп эшләр башкарылган, әле киләсе биш елда тагын никадәре тормышка ашырылачак. Әлбәттә, хәл итәсе мәсьәләләр дә бар, без аларны бердәм булып чишәргә тиеш. Президентыбыз җитәкчелегендә көчле команда тупланган. Предприятиеләр төзү, тотрыклы икътисад булдыру күздә тотыла. Шуңа күрә үз фикерегезне белдерүдән курыкмагыз. Биредәге тормыш сыйфатын билгеләүдә сезнең дә теләк-тәкъдимнәрегез зур роль уйнаячак, - диде ул.
-Социаль объектлар төзелә, завод- фабрикаларыбыз тотрыклы эшли, кече эшмәкәрлек утыз процентка үскән, басу-кырлардан мул уңыш алабыз - бу районыбыз дөрес юлда дигән сүз. Әлеге эшләрнең барысы да халык белән бергә эшләнә. Киләчәктә дә язмышыбызга битараф булмыйча, сайлауларда актив булып, дөрес юл билгеләрсез, дип уйлыйм, - диде район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.
"Бердәм Россия" сәяси партиясе шәһәр, авыл җирлекләрендә урамнарга чыгып очрашулар үткәрә, киләчәккә эш стратегиясен халык белән бергә билгели. Һәркем үзен борчыган мәсьәләне телдән, шулай ук язмача да "Бердәм Россия" сәяси партиясе тарафдарларына җиткерә алды. Яхшыга омтылган саен, мәнфәгатьләренең дә артуы табигый хәл. Бистәбездә дә яшь гаиләләр өчен йортлар төзелә. Әйтик, Гафиятуллин микрорайонында гына да соңгы биш елда унөч күпфатирлы йорт куллануга тапшырылган. Шуның өчесе нәкъ менә яшь гаиләләргә ипотекага бирелгән. Биредә шулай ук шәхси торак-йортлар да төзелә. Бу микрорайонда яшәүчеләрнең тормыш итү өчен кирәк булган мәктәп, балалар бакчасы, кибет, ФАП һәм башка объектлар бар. Быел гына да Гафиятуллин урамында 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы сафка басачак, ул яңа уку елында куллануга тапшырылып, сабыйларга ишекләрен ачар. Шулай булса да, әле электрон чиратта 800 бала кала бирә. Шуңа күрә райондашларыбызны борчыган иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып, балалар бакчалары булдыру тора. Әлбәттә, бу бер яктан караганда районыбызда димографик хәлнең яхшы булуын аңлата. Күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән 2013 елда да районыбызда 800 тирәсе җир участогы бирелгән, әле бүгенге көндә дә бу программа эшләвен дәвам итә.
Җыенда Гафиятуллин урамында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзүнең киләсе ел эш планына кертелүе хәбәр ителде. "Бердәм Россия" сәяси партиясенә җиткерелгән фикерләр арасында ял паркы төзү, җәяүлеләр йөри торган юлларны ремонтлау, үзәк урамны транспорттан бушату, республикада президент статусын калдыру һәм башкалар яңгырады. Билгеле, боларның барысы да урынлы, аларның һәрберсе үз чиратында хәл ителер. Бары тик вакыт һәм мөмкинлекләр генә кирәк.
Халык җыены тәмамлангач та әле чарада катнашучылар өйләренә ашыкмадылар. Физкультурачылар көне уңаеннан оештырылган концерт программасын, чәчәк күргәзмәсен карап ял иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk