Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада "Экстремизмга - юк!" айлыгы бара

"Экстремизмга - юк!" республикакүләм айлык кысаларында районыбызның барлык урта мәктәпләрендә террорлыкка каршы көрәштә теләктәшлеккә һәм 2004 елда Беслан шәһәренең беренче мәктәбендә булган вакыйгаларны искә алуга багышланган дәресләр үткәрелде. Дәрестә укучыларга дөньяда экстремизмга китергән сәбәпләр һәм аларның республикада да чагылыш табуы турында сөйләделәр. Чөнки Татарстанның социаль-икътисадый хәле, кешеләрнең яшәү шартлары яхшыра...

"Экстремизмга - юк!" республикакүләм айлык кысаларында районыбызның барлык урта мәктәпләрендә террорлыкка каршы көрәштә теләктәшлеккә һәм 2004 елда Беслан шәһәренең беренче мәктәбендә булган вакыйгаларны искә алуга багышланган дәресләр үткәрелде. Дәрестә укучыларга дөньяда экстремизмга китергән сәбәпләр һәм аларның республикада да чагылыш табуы турында сөйләделәр. Чөнки Татарстанның социаль-икътисадый хәле, кешеләрнең яшәү шартлары яхшыра барса да, республиканың иминлегенә һәм тотрыклылыгына куркыныч тудыручы радикаль агымнар бар.

Кулдан ясалган шартлаткыч матдәләр табылган очракта террорлыкны кисәтү буенча өлкән сыйныфларда дәрес үткәрелде. Дәрес барышында укучылар шартлаткыч матдәләрнең төрләре белән таныштылар, куркыныч табылдыклар белән ничек эш итәргә һәм оператив хезмәтләргә ничек хәбәр итәргә кирәклеге аңлатылды.

фото: http://muslem.ru/%e

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk