Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада чаңгы бәйрәме

10 февральдә 4нче урта мәктәп базасында инде традициягә әверелгән "Россия чаңгы юлы - 2013" ярышлары булды. Бу көнне йөзләгән чаңгычы стартка басты. Алар арасында иң яшь чаңгычылар: Нырты авылыннан Римма Шәрипова һәм Манзарас авылыннан Ләйсән Хисмәтоваларга нибары - 10, Чарлы чаңгычысы Антон Козловка 9 яшь кенә иде. 12 яшьлекләр төркемендә...

Районда үткән һәр ярышта катнашучы, район данын республика бәйгеләрендә даими яклаучы Валентина Борисова, гомерләре буе чаңгыдан аерылмаган спорт ветераннары Шакир Шәрипов белән Тимерхан Әхмәдиевлар (икесе дә 72 яшьтә) ветераннар арасында алдынгы булдылар.
Бу ярышларда ел саен катнашып килүче Наилә Хәбибуллина, Кадрия Заһидуллина, Фоат Шәймәрдановлар яхшы спорт формасында булуларын расладылар.
Илнур Хафизов белән Айдар Шәмсетдиновлар мондый ярышка беренче ел гына чыкканнар:
-Бик ошады, моннан соң ел саен катнашачакбыз, - диләр алар.
Тренер, хөкемдар Илфар Сәләхов ярышлардан канәгать булса да, күңелендәге борчуын яшерә алмады:
-Кайбер авыллардан чаңгычылар транспорт булмау сәбәпле килә алмадылар. Киләчәктә бу мәсьәлә игътибарга алынсын иде, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X