Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада өч бәхетле әнигә "Ана капиталы" сертификаты тапшырылды (+фото)

Район ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда өч бәхетле әни - Лилия Гарифуллина, Людмила Нигъмәтуллина, Венера Афанасьеваларга "Ана капиталы" сертификаты тапшырылды. Әниләргә сертификатларны пенсия фондының район бүлеге начальнигы Әлфинур Сабитова тапшырды һәм әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга, баланың белем алуына тотарга, шулай ук әниләрнең тупланма пенсия өлешенә юнәлдерергә мөмкинлеген әйтеп үтте. Район...

Район ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда өч бәхетле әни - Лилия Гарифуллина, Людмила Нигъмәтуллина, Венера Афанасьеваларга "Ана капиталы" сертификаты тапшырылды.

Әниләргә сертификатларны пенсия фондының район бүлеге начальнигы Әлфинур Сабитова тапшырды һәм әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга, баланың белем алуына тотарга, шулай ук әниләрнең тупланма пенсия өлешенә юнәлдерергә мөмкинлеген әйтеп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева, район газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова, Нырья, Ош.Юмья авыл җирлекләреннән килгән вәкилләр дә үзләренең тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр.

Кукмара районы буенча бүгенге көнгә барлыгы 2692 гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылган. Шуның 2320се файдаланылган. 292се әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга, 47се балаларына белем бирүгә, 60ы дәүләт торак фонды программасы буенча килешү займын каплауга, 1921е торак алу һәм төзүгә һәм займ каплауга тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk