Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада бүгенге көндә 310 укучы төрле өлкәләрдә хезмәт куя

Быел Кукмарада җәйге каникуллар вакытында 470 баланы эш белән тәэмин итү каралган.

Җәй – теләге булган  балалар өчен бераз акча эшләп, кирәк-ярак сатып алу, әти-әнисенә ярдәм итү мөмкинлеге дә.

- Быел җәйге каникуллар вакытында 14-18 яшьлек 470 баланы эш белән тәэмин итү каралган. Өчьяклы килешү нигезендә ( мәшгульлек үзәге – оешма – район Башкарма комитеты ) 310сы инде хезмәт куя. Шул исәптән  Кукмара 4нче мәктәбе, Нырья, Урта Комар, Зур Кукмара, Пычак мәктәпләре укучыларны үзләренең участокларында эшләтәләр. Мөмкинлекләре чикләнгән  балаларны тернәкләндерү үзәгендә июль аенда – 5, августта  шулай ук 5 бала эшләячәк, - дип сөйләде район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Әсхәт Җиһаншин. – Хезмәт хакын оешмалар үзе түли, безнең үзәк тарафыннан  һәр балага аена 1275 сум исәбеннән өстәмә матди ярдәм каралган.

Урта Комар мәктәбе директоры Владимир Михайлов белән элемтәгә кереп, укучыларның ни белән шөгыльләнүе турында сораштык. Мәшгульлек үзәге аша биредә 10 бала  хезмәт куя икән.

- Мәктәп яны участогында чүп үләннәре утыйлар, яшелчәләргә су сибәләр. Атнага 5 көн берәр сәгать дәвамында эшлиләр. Билгеле, алар үзләре генә түгел, мәктәп коллективы да зур тырышлык куя, - диде директор.

Биредә ниләр генә үстермиләр икән: быел 2050 төп кәбестә, 15 сутыйга якын җирдә суган утыртканнар, кыяр, чөгендер, сарымсак дисеңме... Ике теплицада инде помидорлар өлгергән.

- Мәктәп ашханәсен яшелчәләр белән тулысынча тәэмин итәбез, кышка кыяр, помидорлар тозлыйбыз. Үткән елда 200 литр татлы кайнатма әзерләгән идек, - дип дәвам итте сүзен Владимир Леонтьевич. - Уңышның артыгын сатып, акчасын мәктәп кирәк-яракларына тотабыз. Участокта гөлҗимеш  үсә, аны да җыеп сатабыз. Дару үләннәре үстереп киптерәбез. Тырнак гөле (календула) чәчәкләрен район, республика ярминкәләрендә халык бик теләп ала. Быел күпьеллык валериана үләнен утыртырга булдык. Мондый эшкә яңадан тотындык, дисәк тә була, чөнки аны моңарчы үстерү тәҗрибәбез бар иде инде. Бу үләнгә сорау булырмы –  әлегә белмибез.

Укучылар биредә бакчачылык эшен  яратырга, мул уңыш алырга өйрәнеп үсәләр, димәк.

Пычак мәктәбендә шулай ук килешү нигезендә 10 үсмер бала эшли икән. Директор урынбасары Регина Минемуллина әйтүенчә, барысы да аз тәэмин ителгән гаиләләрдән. Кичке сәгать алтыдан соң, бер сәгатькә килеп,  су сибәләр, диде ул.

Җәйге каникуллар тиз үтеп китә. Һәр бала өчен файдалы узсын, яңа уку елына якты тәэсирләр белән, көч һәм ял алып килсеннәр  иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X