Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген районыбызның Нырты һәм Поч.Кучук мәктәпләре Белем көнен капиталь ремонттан соң каршы алды (+фото)

Бүген - Белем көне, мәктәпләрдә яңа уку елы башланган көн. Быел районыбызның 4 белем йортында - Нырты, Мәчкәрә, Туембаш, Починок Кучук мәктәпләрендә капиталь ремонт узды. Әлеге чаралар өчен дәүләт программасы буенча 60 миллион сум акча каралган иде. Узган ел капиталь ремонт Ош.Юмья һәм Кукмараның өченче мәктәпләрендә узган иде. Бүген, Белем...

Бүген - Белем көне, мәктәпләрдә яңа уку елы башланган көн.

Быел районыбызның 4 белем йортында - Нырты, Мәчкәрә, Туембаш, Починок Кучук мәктәпләрендә капиталь ремонт узды. Әлеге чаралар өчен дәүләт программасы буенча 60 миллион сум акча каралган иде. Узган ел капиталь ремонт Ош.Юмья һәм Кукмараның өченче мәктәпләрендә узган иде.

Бүген, Белем көнендә Нырты һәм Поч.Кучук мәктәпләре капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты. Тантана чарасында районыбыз Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да катнашты. Иртәгә район башлыгы катнашындагы тагын ике белем йорты - Туембаш һәм Мәчкәрә мәктәпләре ачылачак.

Шулай ук, районыбызда иң мөһим төзелеш объекты булып торган Олыяз урта мәктәбе дә тиздән сафка басачак. Әлеге биредә соңгы төзелеш эшләре бара.

"Кукмара авазы" радиосы һәм "Хезмәт даны" газетасы редакцияләре исеменнән барлык мәктәп укучыларын, әти-әниләрне Белем көне белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара мәктәп белем көне

erid: 2VtzqxWHLUk