Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада "Бала – төп пассажир" дигән акция бара

Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында районда 31 мартка кадәр "Бала - төп пассажир!" дигән акция бара. Акция барган чорда ЮХИДИ һәм полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән...

Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында районда 31 мартка кадәр "Бала - төп пассажир!" дигән акция бара.

Акция барган чорда ЮХИДИ һәм полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар, акцияләр уздыралар. Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур булачак. Шулай ук җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы шоферларга да таләпләр катгый.

Әти-әниләрдән үз балаларына карата контрольне арттыруларын, өлкәннәрнең дә, балаларның да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен сорыйбыз.

Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ, ЮХИДИ начальнигы

фото: http://carpax.ru/node/82

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk