Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр (+фото)

Районыбызда соңгы елларда онытылып торган күркәм традиция яңартылды - кичә авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты үткәрелде. Бәйрәмдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, "Сөт иле" берләшмәсе җитәкчесе Минсәгыйрь Нуретдиновлар катнашты. Бәйрәм тәбрикләүләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды. -2009...

Районыбызда соңгы елларда онытылып торган күркәм традиция яңартылды - кичә авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты үткәрелде. Бәйрәмдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, "Сөт иле" берләшмәсе җитәкчесе Минсәгыйрь Нуретдиновлар катнашты. Бәйрәм тәбрикләүләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды.

-2009 елдан бирле табигать көйсезлекләре белән көрәшәбез, шуңа көтелгән икмәкне җыеп ала алмыйбыз. Тырыш хезмәтнең юкка чыгуына кәеф тә китә. Әмма, үзебез сайлаган язмыш дип, киләчәккә өмет белән карап, эшләүне дәвам итәбез. Ә Кукмара халкы эшли белә. Һөнәрле, тәвәккәл булуы аңа нинди авыр шартларда да югалып калмаска ярдәм итә. Эре предприятиеләр, яңа хезмәт урыннары тудырган эшмәкәрләр, Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток", "Әсәнбаш" кебек алдынгы хуҗалыклары булу Кукмараны таянырлык, ышанычлы районнар исәбенә куя, - дип билгеләп үтте Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Ул бер төркем алдынгыларга - Кукмара агрофирмасыннан Ришат Хәнәфиев, Лесной хуҗалыгыннан Марсель Әлмиев, Урал хуҗалыгыннан Рафис Ярмиев, Россельхозцентр оешмасыннан Нина Чернова, элеватордан Илдар Борһанов, Исток-Агро җәмгыятеннән Таһир Миннемуллин, Вахитов исемендәге хуҗалыктан Роза Ермолаеваларга министрлыкның һәм район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Ә Вахитов исемендәге хуҗалыктан Сәлим Сөләймановка "Татарстанның атказанган төзүчесе" дигән мактаулы исем бирелде.

Слетта иң яхшы механизаторлар, шоферлар, терлекчеләр, белгечләр, крестьян-фермер хуҗалыклары бүләкләнде.

Тулысынча "Хезмәт даны" газетасының 5 декабрь санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk