Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада 9 Май бәйрәме Җиңү паркы каршындагы мәйданда үтте

Бөеклеген берни белән дә тиңләштереп булмый торган Җиңү бәйрәмен һәр йөрәк дулкынланып көтәдер ул. Әнә бит, быел да район халкы, бердәм булып, Җиңү паркы каршындагы мәйданга җыйналган. Кулларына шарлар, чәчәкләр тоткан балаларга, ак яулыклы апалар, кәләпүшле бабайлар, күкрәкләренә орден-медальләр таккан ветераннарга карап сокланмый мөмкин түгел! Тантананың иң мөхтәрәм кунаклары, әлбәттә,...

Бөеклеген берни белән дә тиңләштереп булмый торган Җиңү бәйрәмен һәр йөрәк дулкынланып көтәдер ул. Әнә бит, быел да район халкы, бердәм булып, Җиңү паркы каршындагы мәйданга җыйналган. Кулларына шарлар, чәчәкләр тоткан балаларга, ак яулыклы апалар, кәләпүшле бабайлар, күкрәкләренә орден-медальләр таккан ветераннарга карап сокланмый мөмкин түгел!

Тантананың иң мөхтәрәм кунаклары, әлбәттә, сугыш һәм тыл ветераннары. Әмма чәчләрен чал сарган өлкәннәрнең сафы гына елдан-ел сирәгәя шул - бәйрәмгә дә кайбер җирлекләрдән бары тик ике-өч кенә ветеран килә алган. Мәйданда очрашканнан соң, бер-берсе белән сөйләшеп сүзләре бетми, хатирәләр, сугыш истәлекләрен барлаганда күзләрендә горурлык, сагыш яшьләре җемелди...

Бәйрәм чарасында катнашучыларны район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, мөхтәрәм кунагыбыз Марат Зариповлар сәламләп, һәркемгә хәерле озын гомерләр, тыныч, имин көннәр теләделәр. Сугыш кырына киткән 18 мең райондашыбызның бары тик 7 меңенә генә туган як туфрагына аяк басу насыйп була. Бүгенге көндә ветераннарның да 101е генә исән-сау. Без алар каршында баш иябез!

Ватан азатлыгы өчен яу кырында башларын салган солдатларны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, Мәңгелек ут янына венок, чәчәкләр салынды. Театральләштерелгән концерт программасы белән үрелеп барган тантана, җиңел атлетика эстафетасы белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара ветераннар бәйрәм Җиңү паркы

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X