Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада 100нче пар никахларын теркәде

Яңа гаилә вәкилләре бу күңелле вакыйга аларның хәтерендә озак сакланыр дип сөйләде.

Бүген Кукмараның Никахлашу сараенда тантаналы рәвештә Диләрә һәм Фәнзил Җәләлетдиновларның никахларын теркәделәр.

Алар җиде ел элек Казаклар авылындагы кичке Сабантуйда танышып, беренче караштан ук бер-берсенә гашыйк булганнар.

Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды - алар быел Кукмара районында никахларын теркәгән 100нче пар. Яңа өйләнешүчеләр никах теркәү кенәгәсендә үз имзаларын куйдылар һәм матур гадәт буенча балдаклар белән алмаштылар.

Туй тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина да катнашты.

Яшь парларга мөрәҗәгать итеп, ул аларны гаилә корулары белән котлады һәм мәхәббәт, тугрылык белән гомер итүләрен теләде. Шулай ук истәлек бүләге тапшырды.

Җәләлетдиновлар Казанда яши һәм эшли, әмма планнарда киләчәктә кече Ватанга кайтып урнашу, мәхәббәт һәм татулыкта яшәп, балалар тәрбияләү.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев