Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара үзәк дәваханәсендә чираттагы диспансеризация бара

Кукмара үзәк дәваханәсендә гомуми диспансеризация үз эшчәнлеген дәвам итә. Аны табиблар май аенда башлап, өч ай буена инде меңнәрчә кешене тикшерергә өлгергәннәр. Әйтик, инде 657 ир-ат җенси авыруларга карата ПСА, ягъни шеш маркерына анализ биреп караган. Шуларның 32сендә патология табылып, алар онкологка өстәмә тикешеренергә җибәрелгәннәр. Шулай ук, биредә "яшерен кан"га...

Кукмара үзәк дәваханәсендә гомуми диспансеризация үз эшчәнлеген дәвам итә. Аны табиблар май аенда башлап, өч ай буена инде меңнәрчә кешене тикшерергә өлгергәннәр. Әйтик, инде 657 ир-ат җенси авыруларга карата ПСА, ягъни шеш маркерына анализ биреп караган. Шуларның 32сендә патология табылып, алар онкологка өстәмә тикешеренергә җибәрелгәннәр. Шулай ук, биредә "яшерен кан"га да тикшерү уздырыла. Ягъни кешенең берәр җире канаса, бу да патология дип исәпләнә һәм әлеге күренешнең сәбәпләрен кичекмәстән ачыклыйлар. Бүгенгә "яшерен кан"га 1240 кеше анализ биргән, беркемдә дә патология табылмаган.

Диспансеризация кысаларында хатын-кызларның да җенси авыруларын тикшерәләр. Әйтик, районның 1178 хатын-кызы маммология авыруларына анализлар биреп, аларның 12се - онкологка, 389ы - маммологка җибәрелгән. 1200 хатын-кызның 400е - гинекологка юлланган.

Мондый төрдәге диспансеризацияне һәр кеше өч елга бер тапкыр узарга тиеш. Диспансеризациягә килгәндә кешенең яше так булуы сорала.

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара диспансеризация

erid: 2VtzqxWHLUk