Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара тегү фабрикасы киемнәренә сорау зур

Агач күрке яфрак белән, кеше күрке кием белән, дигән әйтем бар. Килешле, матур киемнәр кешене бизәп кенә калмый, кәефен күтәрә, үзен ышанычлы тотарга ярдәм итә. Моның белән без зур төгәллек, сабырлык, зәвыклылык сорый торган һөнәр ияләренә - тегүчеләргә рәхмәтле. Кукмара тегү фабрикасының 4 агымында хезмәт куючы Тамара Андряшина нәкъ менә...

Агач күрке яфрак белән, кеше күрке кием белән, дигән әйтем бар. Килешле, матур киемнәр кешене бизәп кенә калмый, кәефен күтәрә, үзен ышанычлы тотарга ярдәм итә. Моның белән без зур төгәллек, сабырлык, зәвыклылык сорый торган һөнәр ияләренә - тегүчеләргә рәхмәтле. Кукмара тегү фабрикасының 4 агымында хезмәт куючы Тамара Андряшина нәкъ менә шундый сыйфатларга ия. Алтын куллы, дигән сүзләр аңа бик килешеп тора. Биредә 38 ел эшләү дәвамында ул һөнәри осталыкның иң югары баскычына күтәрелгән: җитештерү технологияләрен, өс киемнәре тегүнең барлык төр операцияләрен үзләштергән. Агымның запас тегүчесе буларак, теләсә кайсы тегүчене алыштырып, аның эшен югары сыйфатлы итеп башкара ала.

-Фабрикага килгәндә бөтенләй тегә белми идем, әмма бик өйрәнәсем килде,- дип сөйләде Тамара Андряшина.- Гаиләдә без алты бала идек, әтиебез иртә дөнья куйганлыктан, әниемнең берүзенә тормыш йөген тарту җиңел булмады. Аңа булышу нияте белән, мәктәпне тәмамлауга ук бирегә урнаштым. Беренче эш көнем бүгенгедәй хәтеремдә. Остазым Валентина Мөхәммәтова кул астында өч ай буе тегү серләренә төшендем. Кулың бу эшкә ятып тора, диде ул. Башта гади чүпрәкләр тегеп карадым, аннары кесәләр тегүгә күчтем.

Әңгәмәдәшем әнә шулай, һәр җөйне, һәр детальне "энә күзеннән" үткәреп, елдан-ел осталыгын чарлый, камиллеккә омтыла, бай тәҗрибә туплый. Хәзер инде үзе яшьләрне шушы һөнәрнең нечкәлекләренә өйрәтә. Планны даими рәвештә 160-180 процентка үтәп бара. Эшенә күрә ашы дигәндәй, хезмәт хакы да әйбәт икән. Яңа модельләрне тегеп карауны да аңа ышанып тапшыралар. Тырыш хезмәте өчен фабриканың Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, исеме Мактау китабына кертелгән. Тегүчеләрнең Казанда үткән республикакүләм бәйгеләрендә берничә тапкыр катнашып, 1 һәм 2 урыннарны яулаган. Шулай итеп, үзенең югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгын кат-кат раслауга ирешкән. Әмма уңышлардан башы әйләнмәгән, аның өчен иң зур бүләк - эшенең күркәм нәтиҗәләрен күрү.

Читтән карасаң, көннәр буе тегү машинасы артында утыру туйдырадыр кебек. Әмма Тамара Андряшина алай уйламый. Сөйләвенчә, эштә һәрдаим яңалыклар кертелеп торгач, беркайчан күңелсезләнүне дә, аруны да белмәгән. Коллективтагы җылы мөнәсәбәтләрнең дә уңай йогынтысы булган, әлбәттә.

-Безнең төркемдә 22 тегүче. Туганнар кебек без: эштән соң да бер-беребезнең гаилә хәлләрен белешеп, ярдәмләшеп торабыз,- ди ул.

Булдыклылыгы, эш сөючәнлеге белән фабрикада хөрмәт яулаган бу ханым - өендә уңган хуҗабикә, сөекле әни һәм назлы әби. Кызганыч, ире дөньядан иртәрәк киткән шул. Аның белән өч бала - ике ул һәм кыз үстергәннәр. Тормыш сынауларына бирешмичә, хәзер ул оныкларын тәрбияләргә булыша, аларга киемнәр тегеп кидертә.

Тегә белүнең, дөрестән дә, хатын-кыз өчен тормышта әһәмияте зур. Бу һөнәрне Тамара Андряшина гади универсаль машиналарда үзләштерә башлаган булса, фабрикада җиһазлар даими яңартылып торганлыктан, бүгенге көндә тегүчеләр "JUKI" япон фирмасының югары тизлекле ярымавтомат тегү машиналарында хезмәт куялар. Заманнан калышмыйча, киемнәрне көндәшлеккә сәләтле итеп җитештерү өчен бик күп махсуслашкан машиналар кайтартылып урнаштырыла. Дүрт йомгак куелышлы чигү автоматлары, киемнәргә җылылык ысулы белән сурәтләр һәм язулар (принтлар) ябыштыру өчен термотрансфер җиһаз сатып алынган. Быел "VELLES" фирмасының компьютерлаштырылган бәйләү машинасы алынып, производствога кертелгән. Димәк, хәзер киемнәрнең аерым өлешләрен, әйтик, яка, җиңнәрне бизәү өчен трикотаж тукыманы читтән кайтарту кирәк булмаячак. Фабрикадагы "Киемнәр" кибетенең дә сәүдә мәйданы киңәйтелгән. Бүгенге көндә биредә яңа "Яз-2014" киемнәр коллекциясе тәкъдим ителә.

Шулай итеп, җитештерүдә заманча җиһазлар, алдынгы ысуллар куллану нәтиҗәсендә һәм коллективның бердәм, максатчан хезмәте белән бу елның ике аенда эш программасы 137 процентка үтәлгән. Балалар һәм олылар өчен тегелә торган куртка, плащ, пәлтәләргә, кышкы костюмнарга һәм башка киемнәргә сорауның зур булып, бу продукциянең илнең бик күп төбәкләренә озатылуы да - сөенечле күрсәткеч.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk