Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районының алты мәктәбендә быел капиталь ремонт уздырылачак

«Мәктәпләргә капиталь ремонт» республика программасының өченче елы бара. Ике ел эчендә районда алты мәктәп әлеге программа кысаларында ремонтланды. Быел исә эшнең масштабы тагын да зуррак: Ядегәр, Поч.Сутер, Югары Чура, Янил, Нырья урта мәктәпләре, Зур Сәрдек гимназиясе 1 августка кадәр балалар шау-шуыннан гына түгел, чүкеч, пычкы тавышыннан да гөр килеп торачак....

«Мәктәпләргә капиталь ремонт» республика программасының өченче елы бара. Ике ел эчендә районда алты мәктәп әлеге программа кысаларында ремонтланды. Быел исә эшнең масштабы тагын да зуррак: Ядегәр, Поч.Сутер, Югары Чура, Янил, Нырья урта мәктәпләре, Зур Сәрдек гимназиясе 1 августка кадәр балалар шау-шуыннан гына түгел, чүкеч, пычкы тавышыннан да гөр килеп торачак. Быелгы капиталь ремонтның гомуми бәясе 47 миллион 851 мең сумны тәшкил итә.

Ни өчен төгәл датасы күрсәтелгән дисезме? Чөнки Татарстан Президентының таләбе шундый - ул барлык ремонт эшләрен дә 1 августка төгәлләүне төзүчеләр алдына бурыч итеп куйды. Эш күләме күп булганлыктан, райондагы төзү оешмалары инде капиталь ремонтны башлап та җибәрделәр.

Эшләре ничек бара, түбән сыйныфта укучылар төзүче абыйларының аяк асларында буталып йөреп эшләренә комачаулык тудырмыйлармы икән, дип кызыксынып Ядегәр урта мәктәбенә барып кайтырга уйладык.

Мәктәп безне тып-тын коридорлары белән каршы алды. Дәрес вакыты икән. Коридорның бер башында исә әкрен генә көйләнгән моң ишетелә: Чишмәбаш егете Гаяз Ногманов җырлый-җырлый ишек яңагы сылый икән. Эшкә батыр гына түгел, сүзгә дә тапкыр булган Гаязның күңеле күтәренке.

-Нинди эчке эшләр бар, барысын да булдырабыз. Эшенә карап хезмәт хакын да гадел түлиләр. "Промкомбинат"ка кайчан эшкә урнашканымны да оныттым инде,- диде ул елмаеп. Аның хезмәттәше, Зур? Яңа? Сәрдектән Илшат Хасанов исә сөйләшергә бик атлыгып торучылардан түгел икән. "Булдыра - Казандагы Кол Шәриф мәчетен төзүдә катнашкан Илшат ул,"-, дип сүзен дәвам итте Гаяз.

Моннан 40 ел элек төзелгән Ядегәр мәктәбенә капиталь ремонт эшләре быел "Промкомбинат" оешмасына тапшырылган. Мәктәпнең түбәсен 2007 елда алыштырган булсалар, 2010 елда мәктәпкә пластик тәрәзәләр куела, канализация эшләре башкарыла. Быел исә барлык ишекләрне, җылылык системасын тулысынча алыштыру бурычы тора.

-Балаларның укуларына комачауламыйк эшне язгы каникулда ук башладык, беренче каттагы иске ишекләрне алу, яңакларын сүтү кебек иң "пычрак" эшләрне шул ук вакытта төгәлләдек, -ди оешма җитәкчесе Расих Шакиров. - Беренче каттагы 44 ишек куелды инде, хәзер егетләр ян-якларын сылау, шомарту эшләрен төгәлләп киләләр. Киләсе атнага икенче каттагы 20 ишек кайтырга тиеш. Ә ягулык сезоны тәмамлануга җылылык системасын алыштыра башларга исәп. Фасадны яңарту, нигезләрне ныгыту да җәйгә калыр инде. Шушы эшләргә барлыгы 4 миллион сум акча каралган.

Егетләрнең хезмәтеннән мәктәп җитәкчеләре дә канәгать.

-Төзүчеләр һәр нәрсәне җиренә җиткереп, булсынга дип эшлиләр. Укучыларга белем алырга, уку процессына да бернинди комачаулык тудырылмый,- ди мәктәп директоры Салават Каюмов. - Мәктәбебезгә программага керергә ярдәм иткән район җитәкчелегенә рәхмәт. Берсүзсез, мондый күләмле эшләрне берничек тә үз көчебез белән генә башкарып чыга алмаган булыр идек. Әлеге эшләр тәмамлангач, алдыбызда тагын бер зур эш - мәктәпнең идәнен алыштыру мәсьәләсе тора. Бу чыннан да зур проблема - чөнки урыны-урыны белән өрлекләрнең черегән җирләре дә бар. Шуңа күрә без әлеге мәктәпне тәмамлаган, мөмкинлекләре булган якташларның, әти-әниләрнең ярдәмнәренә өметләнәбез. Бергә-бергә эшләгәндә таулар күчерергә мөмкин икәнлеген онытмасак иде.

Узган ел старт алган "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында мәктәпләрнең элеккеге укучылары тарафыннан капиталь ремонт барышында акчалата һәм төзелеш материаллары белән зур ярдәм күрсәтелде. Туембаш төп мәктәбенә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Нырты урта мәктәбенә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Казан дары заводы директоры Хәлил Гыйниятовлар аеруча зур өлеш кертәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk