Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районының агрофирма сыерларына “геркулес” хәзерләнә

Бу атнада "Дружба" агрофирмасының бер басуында ике "Лексион" комбайны эшләде. "Кыш җиткәндә кырда нинди эш икән соң ул?" - дип гаҗәпләнүчеләр табылыр. Кукуруз уңышын җыйдылар алар, дөресрәге, чәкәннәрне бөртеккә суктырдылар. "Просто молоко" агрохолдингы быел катнаш азыкка кушу өчен өлгергән кукурузны суктырып алу бурычын куйган иде. Районыбыздагы агрофирмаларда да моның өчен...

Бу атнада "Дружба" агрофирмасының бер басуында ике "Лексион" комбайны эшләде. "Кыш җиткәндә кырда нинди эш икән соң ул?" - дип гаҗәпләнүчеләр табылыр. Кукуруз уңышын җыйдылар алар, дөресрәге, чәкәннәрне бөртеккә суктырдылар.

"Просто молоко" агрохолдингы быел катнаш азыкка кушу өчен өлгергән кукурузны суктырып алу бурычын куйган иде. Районыбыздагы агрофирмаларда да моның өчен аерым участоклар калдырылды. Яңа Чишмә районыннан килгән "Лексионнар" инде октябрь аенда ук "Яңа тормыш" агрофирмасында 45, "Әсәнбаш"та 80 гектар басуның уңышын җыеп алдылар. "Яңа тормыш"та һәр гектардан 50шәр, "Әсәнбаш"та 30ар центнер бөртек суктырылган. Аннан соң комбайннарны башка районнарга күчергәннәр. "Дружба" агрофирмасына хәзер генә чират җиткән.

-Кукуруз быел 800 гектарда игелде. Аннан барлыгы 15817 тонна силос салынды. Ә 100 гектары бөртек алу өчен калдырылган иде. Шуны җыеп алсак, быелгы урып-җыюга нокта куелачак. Инде киләсе игенчелек елына да хәзерлек бара: тырма, чәчкеч, культиваторлар ремонтлана", - ди агрофирма җитәкчесе Виталий Андреев.

Агроном егет, хәзерге вакытта "Дружба" бүлекчәсенең башкаручы директоры булып эшләүче Радик Кәшәфетдинов белән Синер авылы артындагы ерак басуга барып, комбайнчылар белән танышып кайттык. Яңа Чишмә районының "Татарстан" агрофирмасыннан килгән Илсур Вафин белән Рәзил Ситдиковлар икән алар.

-Соңгы басу бу. Быел әллә ничә районны иңләдек. Өч ай рәттән яуган яңгырлар кыр эшләрен нык тоткарлады. Шуңа бу басуны суктыру да соңарак калынды. Массасы дымлы, комбайннар тыгылып интектерә, югалтулар да бар, - диләр егетләр.

Суктырылган кукурузны Илдус Шәрипов "КамАЗ" машинасы белән элеваторга ташып тора.

-Килгән массаны киптереп, эшкәртеп, саклауга куябыз. Ул малларга катнаш азык хәзерләү өчен кулланылачак. Кукуруз сөтне арттырырга нык ярдәм итә бит, - ди элеватор җитәкчесе Радик Хуҗин.

Ә "Әсәнбаш" агрофирмасының "Заря" бүлекчәсендә җыелган кукурузны махсус эшкәртеп, консервацияләү өчен пленка эченә урнаштырганнар, ул анда бер ай сакланырга тиеш икән.

-Малга ашатыр алдыннан бу кукуруз махсус техника аша чыгарылып, сыттырылып, геркулес рәвешенә китереләчәк. Аны декабрь азагында өстәмә азык сыйфатында сыерларга бирү планлаштырыла, - ди агрофирманың баш агрономы, "Заря" бүлекчәсенең башкаручы директоры Василий Гайфуллин.

Яңа ел алдыннан сөтлебикәләр әнә шундый тәмле һәм туклыклы азык белән сыйланачак дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X