Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы "Социаль халык проектлары" республика конкурсында ике социаль проект тәкъдим итә

"Бердәм Россия" көне" акциясе кысаларында Кукмарада үткән партиянең район конференциясендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашкан иде. Ул тиздән Татарстан Министрлар Кабинеты булышлыгы белән "Социаль халык проектлары" конкурсы игълан ителәчәген, аның рамкасында күп проектларны тормышка ашыруда партия ярдәме күрсәтеләчәген билгеләп үткән иде. Юкка гына "Бердәм Россия" партиясен...

"Бердәм Россия" көне" акциясе кысаларында Кукмарада үткән партиянең район конференциясендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашкан иде. Ул тиздән Татарстан Министрлар Кабинеты булышлыгы белән "Социаль халык проектлары" конкурсы игълан ителәчәген, аның рамкасында күп проектларны тормышка ашыруда партия ярдәме күрсәтеләчәген билгеләп үткән иде.

Юкка гына "Бердәм Россия" партиясен эш партиясе дип атамыйлар. Чөнки нинди генә өлкәне алсак та, идарә итүче партия буларак ул һәр күләмле эшнең, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән дәүләт программаларының башында тора. Һәм менә ул "Социаль халык проектлары"н хәл итүдә булышлык күрсәтү тәкъдиме белән чыкты.

-Татарстанда үткән "Бердәм Россия" көне акциясе барышында район һәм шәһәрләрдә яшәүчеләр республикабызда тормыш хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән тәкъдимнәр әйткәннәр иде. Әлеге фикерләр арасында шактый гына финанс кертемнәре сорый торганнары да бар, - диде "Татмедиа"да үткән пресс-конференциядә Римма Ратникова.- Без әлеге теләкләрне, мөмкинлектән чыгып, нинди дә булса социаль проектларга кертү өчен, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә җиткердек.

Халык фикере исәпкә алына. Нәтиҗәдә республиканың Министрлар Кабинеты муниципаль районнар арасында "Социаль халык проектлары" конкурсы үткәрү турында карар чыгара. Конкурс өч этапта булып, аның беренче төп этабы 8 -10 июльдә республиканың өч шәһәрендә - Казанда, Алабугада, Әлмәттә үтәчәк. Конкурс таләпләре буенча һәрбер район ике иң актуаль социаль проектны тәкъдим итә ала. Безнең район исә 9 июльдә Алабугада уза торган районара сайлау мәйданчыгында катнашачак.

-Кукмара муниципаль районының Башкарма комитетында комиссиядә каралган проектлар арасында икесе сайлап алынды. Без конкурска "Яшь гаиләләрнең һәм күп балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту" һәм "Кукмарадагы Ленин бакчасында балалар өчен уен-спорт мәйданчыгы" дигән проектлар белән барабыз, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Минһаҗева. - Күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү программасы эшли башлаганнан бирле районыбызда 800дән артык гаилә җир кишәрлекләренә ия булдылар. Бүгенге көндә исә гариза биргән 100гә якын гаилә үзләренең чиратларын көтә. Ләкин җирләрнең күмәк хуҗалыклар карамагында булулары әлеге мәсьәләне тиз араларда хәл итүгә тоткарлык ясый. Аларны җирлекләргә күчерү буенча шактый эш башкарырга кирәк һәм бу күп чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә без "Социаль халык проекты" конкурсына бу мәсьәләне кертергә булдык. Ә инде икенче проектка килгәндә, Кукмарада яшәүче күп кенә әти-әниләр балалар өчен уен мәйданчыклары ясауны сорыйлар. Халык телендә "Ленин бакчасы" дип аталган мәйданчык бистә үзәгендә урнашкан. Әгәр дә биредә балалар уен-спорт мәйданчыгы төзү өчен конкурста җиңеп чыга алабыз икән, ул төзелгәннән соң теләге булган һәркем сабыйлары белән киле, вакытларын файдалы итеп үткәрә алачаклар.

Шулай итеп, Кукмара ике мөһим мәсьәләне хәл итүне комиссия хөкеменә тапшырды. Безнең җиңү-җиңмәвебез аларның хәерхаклы карашыннан тора. Кем белә, бәлки ике проект та җиңүчеләр исемлегендә булыр әле.

Республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белдерүенчә, грант фондының күләме 35 миллион сумны тәшкил итә. Нәтиҗәләр буенча өч җиңүче 1 миллион сумнан артыкка ия булса, калган сумма лауреатлар арасында бу һәрбер җиңүчегә 580 мең сумнан да артык түгел бүленәчәк.

Конкурста катнашучылар арасында 10 җиңүче, 43 лауреат ачыкланачак. Комиссия бер генә районны да игътибардан читтә калдырмаска тырышачак. Конкурсның финалын үткәрү 15 августка планлаштырыла.

фото: http://www.mol36.ru/infocenter/press-release/?ELEMENT_ID=8530

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk