Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның янгын күзәтчелеге бүлекчәсе узган елгы эш нәтиҗәләре буенча республикада беренче урынны алды

Кукмара районы буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсе янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү юнәлешендә ирешкән уңышлары өчен республикада беренче урынны алды. Шулай ук әлеге бүлекчә "01 хезмәте хәбәр итә" дигән стендлар конкурсында да беренчелеккә чыкты. -Урыннар билгеләгәндә ел дәвамында башкарылган эш нәтиҗәләре исәпкә алына, - ди бүлекчә начальнигы...

Кукмара районы буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсе янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү юнәлешендә ирешкән уңышлары өчен республикада беренче урынны алды. Шулай ук әлеге бүлекчә "01 хезмәте хәбәр итә" дигән стендлар конкурсында да беренчелеккә чыкты.

-Урыннар билгеләгәндә ел дәвамында башкарылган эш нәтиҗәләре исәпкә алына, - ди бүлекчә начальнигы Фәнил Сәгыйтов. - Монда районда янгыннарның кимүе, уздырылган кисәтү чаралары, мәктәп, балалар бакчасы, оешмаларга план нигезендә үткәрелгән тикшерүләр, "Торак" операциясе нәтиҗәләре дә керә. Узган ел районда 36 янгын чыгу очрагы теркәлеп, район халкына барлыгы 4423775 сумлык зыян килде. Һәлак булучылар, төрле тән җәрәхәтләре алучыларның саны 2012 ел белән чагыштырганда кимрәк булды.

Бурдан кала, уттан калмый, дип белми әйтмиләр. Бер шырпы яисә гади генә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү дә йорт-җирсез, мал-мөлкәтсез урамда калдырырга мөмкин. Иске Юмья, Янил, Иске Кенә, Битләнгер, Княгор һәм Кукмара бистәсендә ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккан унбер янгынның җидесендә төп сәбәпчесе булып тәмәке тартучылар тора.

-Җылы өйдә, урынга яткан килеш кенә тәмәке тарту бер яктан уңайлыдыр да, әмма күп вакыт аның ахыры аяныч тәмамлана. Узган елның 12 гыйнварында Иске Юмья авылында булган янгында 66 яшьлек ир-атның гомере өзелүдә дә төп гаеп тәмәке төпчегеннән иде. Чөнки йоклап китеп, сүндерелмәгән тәмәке төпчеген идәнгә, урын-җиргә төшереп җибәрү янгын телләренә тагын да югарыга "үрмәләү" өчен җай гына. Электр приборларыннан дөрес файдаланмау, аеруча кышкы чорда өйләрдә җылыткычларны озак вакытка калдырып китү дә бик куркыныч хәлләргә китерә, - ди Фәнил Сәгыйтов. - Узган ел балалар шуклыгы нәтиҗәсендә Кукмарада - ике, Кенәбаш авылында бер янгын чыгу очрагы теркәлде. Бу уңайдан балаларның әти-әниләре белән сөйләшүләр алып барылды, шулай ук районның балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә, әлеге малай-кызлар укый торган мәктәпләргә дә хәбәр ителде.

Кукмара районының янгын күзәтчелеге бүлекчәсе тарафыннан узган ел 171 планлы, 35 планнан тыш тикшерү уздырылып, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның 1393 очрагы ачыкланган, кимчелекләрне бетерү өчен 138 боерык, 108 күрсәтмә бирелгән. Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, административ хокук бозулар турындагы 252 беркетмә төзелгән, әлеге эшләр каралып, барлыгы 958 мең сумлык штрафка тарту турында 160 карар чыгарылган. Тикшерүләр быел да дәвам итәчәк.

Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, йортларга кереп аңлату эшләре алып бару, белешмә-памяткалар тарату, балалар бакчасына йөрүчеләр, мәктәп укучылары арасында төрле бәйгеләр оештыру да бүлекчә хезмәткәрләренең төп вазыйфаларының берсе булып тора. Хәзерге вакытта янгын куркынычсызлыгы буенча кул эшләре һәм рәсемнәр республика конкурсының район этабы бара.

-Балалар үз куллары белән ясалган нинди генә эшләнмәләр алып килмиләр. Арада янгын сүндерү машинасы да, балаларның шырпы белән уйнау мизгелләрен чагылдырган рәсемнәр дә бар. Иң мөһиме: бәйгедә катнашучыларның барысы да янгынның нинди зур кайгы-хәсрәт алып килүен сурәтләп бирә ала, - ди бүлекчә методисты Рәсилә Гомәрова.

Бүлекчәнең спорт өлкәсендәге уңышлары да сөенерлек. Төрле бәйгеләрдә җиңү яулап алынган Мактау грамотасы, Кубоклары да әллә ничә. Район командалары арасында хоккей ярышлары уздыру да соңгы елларда матур традициягә әйләнгән.

Районда гыйнвар аенда - 5, февральдә 8 янгын чыгу очрагы булган. Янгыннарның өчесендә төп сәбәп - җылыткыч мичләре куллану, өчесендә электр җиһазларының төзексез булуы, берсендә автомобильдән дөрес файдаланмау тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk