Кукмара районында юл чистартучы машиналар кышкы сезонга әзер
«Татавтодор» җәмгыятенең «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогы райондагы 400 чакрымнан артык юлга, ә «Чиста шәһәр» оешмасы Кукмара шәһәрендә 125 урамга хезмәт күрсәтә.
Шушы көннәрдә «Чиста шәһәр» һәм «Татавтодор» җәмгыятенең «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогында булып, кышкы сезонга әзерлекләре белән таныштык.
«Татавтодор» җәмгыятенең «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогында техникаларның кышкы сезонга әзерлеге буенча парад үткәрелде. Кар чистартуда катнашачак КамАЗ машиналары әле генә конвейердан төшкән кебек ялтырап тора. Гомумән, әлеге оешманың территориясендәге чисталык, тәртипкә шаккатырлык, хәтта машина ремонтлый торган гаражда аунап яткан бер тимер кисәге дә таба алмассың.
«Без райондагы 400 чакрымнан артык юлга хезмәт күрсәтәбез. Бүгенге көндә техникалар кышкы сезонга тулысынча әзер. Моның өчен өч автогрейдерыбыз, җиде махсус юл машинасы - КамАЗ бар. Аның ал, ян көрәкләре, сиптергече, компьютер системасы эшне тагын да нәтиҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирә. Өч төягеч тозлы ком катнашмасын төяү, күперләрне карап тору, ә дүрт МТЗ тракторы тукталыш павильоннарын, зур юл чатларын чистарту өчен билгеләнгән. Техникаларыбыз яхшы сыйфатлы, ел саен диярлек машина-трактор паркы яңартылып тора. Аларның барысында да тәҗрибәле, үз эшен белгән механизаторлар хезмәт куя. Эш графигы төзелгән. Беренче смена иртәнге сәгать дүрт тулганчы юлга чыгып китә, икенче сменаның эш сәгате көндезге уникедә башлана, төнге сменага да өч-дүрт машина кала», - диде участок начальнигы Илшат Вилданов.
Карлы, бозлы вакытларда юлларга сибәргә дип 10 мең тоннадан артык тозлы ком катнашмасы кайтартылган. Җитәкченең сүзләренә караганда, ул былтыргыдан шактыйга күп.
«Алдагы елларны тозлы ком катнашмасын 8 мең тонна хәзерли идек, әмма аны гына җиткереп булмый. Ә берничә ел элек бу сан бары тик ике мең тоннаны тәшкил итте һәм борылышларда, таулы урыннарда гына кулланылды. Һава торышын алдан фаразлап булмый, шуңа күрә күп карга әзер булырга кирәк. Кар чистарткан вакытта мәшәкатьләр булмыйча калмый. Мәсәлән, Янил аграр көллияте янында автомобильләрнең юлга тезелүе, авылларда коймаларның юлга бик якын урнашуы кар чистартучы машиналарга уңайсызлыклар тудыра. Әмма без бу проблемаларны гына җиңәбез. Аллаһ боерса, быелгы кышны да хәвеф-хәтәрсез үткәреп җибәрергә язсын», - диде ул.
«Чиста шәһәр» оешмасы Кукмара шәһәрендә 125 урамга хезмәт күрсәтә. Бу – якынча 100 чакрым юл, 20 чакрым тротуар, тукталышлар... Башкарган эш күләмен бәяләп бетергесез: кайчан карама, алар шәһәребезне чиста, уңайлы итү өчен көч куя. Әйләнә-тирәбезне чүп-чардан чистарту, чәчәк, агачларны карап үстерү, кыш көне юл-тротуарларны кардан арындыру һәм башка бик күп хезмәтләрне башкару өчен, аларга таң белән торып эшкә барырга туры килә.
«Хәзер җәйге сезоннан кышкыга күчеш вакыты: техникаларны юалар, чистарталар, ремонтлыйлар. Шул ук вакытта егетләр гаражны җылыту өчен утын яралар. Техникалары әзер булган механизаторлар сезон башланганчы ялга китә», - диде «Чиста шәһәр» оешмасы җитәкчесе Фирдәил Шәрипов.
Оешмада ике грейдер, өч зур, ике кечкенә төягеч, биш МТЗ тракторы, ике махсус юл (КДМ), өч КамАЗ машинасы, тагын бер тагылма кар төягеч бар. Шулай ук МТЗ тракторына тагып эшләү өчен 860 мең сумга «Фреза-ротор» кар җыю машинасы кайткан. Барысы да кыш көне кар чистартуда катнашачак. Техника ремонты, ягулык-майлау материалларына бик күп чыгымнар китә, мәсәлән, грейдерга 12 данә пәке кайтардык, ул үзе генә 300 мең сумнан артып китте, дип сөйләде оешма җитәкчесе.
Бүгенге көндә оешмада якынча 48 кеше хезмәт куя. Төп проблема кадрлар җитмәү белән бәйле: хәзерге вакытта өч механизатор, урам җыештыручылар кирәк. Сезон башланганчы, әлеге мәсьәлә дә уңай хәл ителер дип ышаналар.
Кыш көне юл-тротуарларга сибү өчен 1000 тонна тозлы ком катнашмасы әзерләп куйганнар.
«Техникалар бүген үк урамга чыгарга әзер. Кыш көннәрендә төнге сәгать икеләрдә үк эшкә керешәбез. Хәзер юлларның торышы буенча таләпләр каты, бозлавык булмаска тиеш. Шуңа күрә бик еш тозлы ком катнашмасын сибәргә туры килә. Көн саен диярлек ике машина, катнашма төяп, шәһәр буенча чыгып китә. Үткән ел ул 700-800 тонна тотылды. Юл кырыена калдырып киткән машиналар шактый мәшәкатьләр тудыра, яннарыннан карны чистартып булмый, ә алар кузгалып киткәч, әлеге территориядә кар көртләре ямьсез булып өелеп кала. Техника эшләгән җирдә машина йөртүчеләр дә игътибарлырак булсын иде. Тагын шуны да билгеләп үтәргә телим: барыбыз да чиста, матур булганны ярата, тик арада парклардагы эскәмияләргә, тукталышларга язучы, ватучы, җимерүче тәртипсезләр дә табыла. Мәктәпләрдә бу турыда яшьләр белән күбрәк сөйләшүләр алып барсыннар, гаиләдә әти-әниләр дә балаларына әйтеп аңлатсыннар иде. Һәр хезмәт тә хөрмәткә лаек», - диде Фирдәил Шәрипов.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ, шофер:
Мин 2018 елның май аеннан бирле әлеге оешмада хезмәт куям. Җәй көне асфальт заводына порошок ташыйм, ә кышын КамАЗда алмаш шофер булып торам. Кулдан телефон төшми, хәбәр килә икән, без һәрчак юлга чыгып китәргә әзер. Техникалар яңа, узган ел гына өч КамАЗ машинасы кайткан иде. Бөтен уңайлыклары да бар, ышанычлы, компьютерлашкан, бер ияләнсәң, рәхәтләнеп эшләргә була. Юлларның чисталыгы өчен тырышабыз, исән-сау йөрергә язсын.
Евгений ПОТАПОВ, механизатор:
Коллективыбыз бик дус, техникаларны бергә-бергә ремонтлыйбыз. Бүгенге көндә барлык машина-тракторлар төзек, кышка әзер. Эш барышында зур ватылулар булмас дип ышанабыз. Запас частьлар белән авырлыклар булганы юк, сораган әйберне бер-ике көн эчендә алып кайтып җиткерәләр. Хәзерге вакытта исә трактор янында кайнашам. Дөресен генә әйткәндә, ул яңа, аңа тагыла торган себеркене бераз үзгәртеп куярга туры килде.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев