Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара полициясе көчәйтелгән режимда эшли

Терроризмга каршы район комиссиясенең чираттан тыш киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Анда районда терроризм куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Зөфәр Гәрәфиев, үзәк дәваханәнең баш табибы урынбасары Рашат Җиһаншин, район мәгариф идарәсе начальнигы Роберт Мансуров, Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Гарифуллина, янгын часте...

Терроризмга каршы район комиссиясенең чираттан тыш киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Анда районда терроризм куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Зөфәр Гәрәфиев, үзәк дәваханәнең баш табибы урынбасары Рашат Җиһаншин, район мәгариф идарәсе начальнигы Роберт Мансуров, Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Гарифуллина, янгын часте начальнигы Мансур Рәхмәтуллиннарның чыгышы тыңланды. Район прокуроры Минемулла Нәҗипов һәм район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина терроризмга каршы көрәш юнәлешендә кичекмәстән башкарылырга тиешле эшләргә, булган кимчелекләргә тукталдылар. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин һәр тармак җитәкчесенә әлеге юнәлештә төгәл бурычлар билгеләде.

-Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигының 17 ноябрь, 402 санлы карары нигезендә бүлекнең шәхси составы көчәйтелгән режимда эшли башлады. Резерв төркем төзелде, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта файдалану өчен саклык чаралары, корал, тәүлеклек туклану продуктлары, автотранспорт әзерләп куелды. Полициянең участок хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы оешмаларында агулы химикат, минераль ашламалар сакланучы обектларны тикшерәләр, шулай ук исәптә торучылар, шартлату җайланмалары ясау буенча күнекмәләре булган затлар турында мәгълүматлар туплана, - дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең полиция начальнигы Рамил Нургалиев.

Әгәр сезгә террорлык актлары яисә террорлык юнәлешендәге җинаять кылырга әзерләнүчеләр хакындагы мәгълүмат билгеле була икән, кичекмәстән бу хакта Россиянең Федераль сак хезмәте органнарына яисә Россия Эчке эшләр министрлыгына хәбәр итегез.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур хезмәте телефоны: 8(843) 291-35-28, 02

Кәрәзле телефоннан шалтырату өчен: 020

Татарстан буенча Федераль сак хезмәте идарәсенең дежур хезмәте телефоны: 8(843) 231-45-55.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур часте телефоны: 2-70-80, 02

Исегездә тотыгыз! Бик күп кешеләрнең сәламәтлеге һәм язмышы сезнең килешенгән һәм төгәл гамәлләрегезгә бәйле.

фото: http://www.smolcity.ru/news/smolensk_news.php?ELEMENT_ID=316989

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk