Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара нотариаль конторасы нотариусы Рафил Вәлиев “Ел хәйриячесе” конкурсының җиңүчесе булды (+ФОТО)

Башкаланың "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексында "Хәйрияче - 2014" республика конкурсының җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Әлеге чарада Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы, республика хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча советы рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты, җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары, дипломнар, "Ел хәйриячесе" дигән истәлек билгеләре тапшырылды. Татарстанда 2007 елдан үткәрелүче конкурсның "Физик затлар" номинациясендә җиңү...

Башкаланың "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексында "Хәйрияче - 2014" республика конкурсының җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Әлеге чарада Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы, республика хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча советы рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты, җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары, дипломнар, "Ел хәйриячесе" дигән истәлек билгеләре тапшырылды.

Татарстанда 2007 елдан үткәрелүче конкурсның "Физик затлар" номинациясендә җиңү яулаучылар арасында райондашыбыз, Кукмара нотариаль конторасы нотариусы Рафил Вәлиев та бар иде. Районда уздырылучы чараларның һәммәсенә диярлек иганәчелек ярдәме күрсәтүче олы йөрәкле, миһербанлы, шәфкатьле, йомшак күңелле, зур ихтирам һәм хөрмәткә лаек зат ул.

Безнең халыкта "Изгелек эшлә дә, суга сал, халык белмәсә, балык белер" дигән әйтем бар. Әлеге сүзләр нәкъ менә Рафил Вәлиевка атап әйтелгән диярсең...

-Тирә-юньдәгеләргә яхшылык эшләргә омтылу балачактан бирелгән әти-әни тәрбияседер, дип беләм. Масаерга, үземне башкалардан өстен куярга беркайчан яратмадым. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең үтенечен кире кага алмыйм. Авыр тормышлы гаиләләргә, дин йортларына һәрдаим ярдәм итәргә тырышам. Кечкенә генә изгелек эшләү дә күңелне сафландыра, җанга рәхәтлек бирә, - ди ул.

Рафил Вәлиев волейбол, футбол, каратэ, милли көрәш, Әфганчылар истәлегенә уздырылучы хоккей турнирларында да һәрдаим спонсорлык ярдәме күрсәтә. Аның тырышлыгы белән районда ел саен Фәһим Вәлиев истәлегенә волейбол турниры оештырыла. Әлеге ярышта Кукмарадан гына түгел, хәтта Нократ Аланы һәм Казан шәһәреннән дә командалар катнаша. Җиңүчеләргә исә Рафил Вәлиев тарафыннан махсус әзерләнгән Кубоклар, медальләр, истәлек бүләкләре тапшырыла. Шулай ук хәйрияченең Кукмарада, Зур Сәрдек авылында һәм "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Сабантуйлар үткәрүдә дә өлеше чиксез зур. "Мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит", "Библио төн", "Чыгарылыш укучысы, үз мәктәбеңә булыш" акцияләрендә дә актив катнаша ул. Рафил әфәнде Зур Сәрдек авылындагы яңа зиратны кйома белән әйләндереп алуга, Кукмара мәдрәсәсе һәм үзәк мәчетне җиһазландыруга да үз өлешен кертә, авыру балага Америкада операция ясату өчен, балалар йортында тәрбияләнүче сабыйны дәвалауга да ярдәм йөзеннән акчалар күчерә.

Светлана ҖАМАЛИЕВА, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе:

-Тирә-юньдәгеләргә яхшылык эшләү һәркемнең дә кулыннан килми. Шөкер, районыбызда киң күңелле кешеләр бик күп. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, бер дә авырсынмыйча хәйриячелек ярдәме күрсәтергә әзер булган оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләрнең булуына сөенеп бетә алмыйбыз. Иганәчеләр ярдәме белән район күләмендә барлык истәлекле даталарны, бәйрәмнәрне зурлап билгеләп үтә алабыз. Авыр тормыш хәлендәге, опекун гаиләләргә, авыру балаларга ярдәм йөзеннән оештырылучы социаль акцияләрдән дә читтә калмыйлар, нәкъ уртасында "кайныйлар" хәйриячеләребез. Безнең аларның һәммәсенә дә рәхмәтебез чиксез. "Ел хәйриячесе" республика конкурсында да ел саен катнашып, җиңүчеләр исемлегенә чыгабыз. Быел бәйгегә ике хәйриячене тәкъдим иткән идек. 61 җиңүченең берсе - Рафил Вәлиев. Ул, чыннан да, "Ел хәйриячесе" исеменә лаек.

Фото: http://president.tatarstan.ru/tat/photo/show/39582

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X