Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара кызы Гөлназ "Автоледи-2013" җиңүчесе булды (+фото)

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе каршындагы мәйданда "Автоледи - 2013" республика бәйгесенең район туры узды. Руль артында йөрүче гүзәл затлар соңгы елларда аеруча күбәйде. Япь-яшь кызлар да, чәчләрен чал сарган, гомер көзенә таба атлаучы ханымнар да берсеннән-берсе куәтле автомобильләрдә җилдерә. -Ярый әле машинам бар. Юкса, автобус белән, я җәяүләп...

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе каршындагы мәйданда "Автоледи - 2013" республика бәйгесенең район туры узды.

Руль артында йөрүче гүзәл затлар соңгы елларда аеруча күбәйде. Япь-яшь кызлар да, чәчләрен чал сарган, гомер көзенә таба атлаучы ханымнар да берсеннән-берсе куәтле автомобильләрдә җилдерә.

-Ярый әле машинам бар. Юкса, автобус белән, я җәяүләп бар эшкә дә ничек җитешер идем, - ди бер танышыбыз. - Балаларның берсен - бакчага, икенчесен мәктәпкә илтәсе, юл уңаеннан кибетләр әйләнәсе, үз вакытында эш урынында да буласы. Кул астында транспорт булуның уңайлыгын әйтеп бетерерлек түгел...

Әйе, автомобиль хатын-кызның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатен, чыннан да, бик күпкә җиңеләйтә. Аннары гүзәл затлар ир-егетләр белән чагыштырганда юлларда да күпкә игътибарлы, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгәнлектән, аларга штрафларны да бик сирәк "чәпи"ләр икән. ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Нурсил Мортазин да шул фикердә:

-Үлеп-җитем белән тәмамланучы юл-транспорт һәлакәтләренең барысы да диярлек тизлек яратучы, каядыр ашкынучы ир-атлар тарафыннан ясала. Аларның күбесенә хатын-кызлардан үрнәк алырга кирәк, - ди ул.

"Автоледи" бәйгесенә катнашырга килүчеләр дә автомобильдә фигуралы йөрү, юл йөрү кагыйдәләрен белү этапларын узганнан соң үзләренең "чын" шофер булуларын расладылар. Булдыралар кызлар! Билгеләнгән маршрут буенча үзләренең "тимер ат"ларында зигзаг та йөрделәр, "гараж"га да керделәр. Ялгышырга һич ярамый - чикләрне узып китәсең икән, штраф очколар өстәлә, шулай ук әлеге этапта тизлек тә мөһим. Ә инде компьютерда юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча биремнәр үтәүдә тирән белем сорала. Кызларның 20 сорауга төгәл һәм дөрес җавапларны күпме вакытта билгеләп чыгуларыннан чыгып баллар билгеләнде.

Бәйгенең ике этабын да уңышлы узганнан соң, нәтиҗәләр ясалды. Беренче урынга Кукмарадан Гөлназ Нәҗипова чыкты. Икенче-өченче урыннарны исә Руфия Шәрифуллина һәм Гөлзия Әхәтовалар бүлеште. Энҗе Төхбәтова "Автомобильдә иң яхшы йөрүче", ә Лилия Асапова "Юл йөрү кагыйдәләрен белү остасы" номинацияләрендә беренче булдылар. Чарлы авылыннан килгән Зарина Мөхәмәтованың автомобиль йөртү таныклыгы алуына әле бер генә ай. Шулай да 7-8 еллык тәҗрибәләре булган көндәшләреннән калышмады ул. Тәвәккәллек һәм кыюлык - ярты бәхет, дип юкка гына әйтмиләр. Заринага да Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге фәнни-белем бирү программаларын финанслау дирекциясенең Кукмарадагы филиалы начальнигы Зәлия Сабирова тарафыннан исәлек бүләге тапшырылды.

"Автоледи - 2013" җиңүчесе Гөлназ Нәҗипованың бәйгедә икенче ел катнашуы. Руль артында ун елдан артык йөри ул.

-Быел аеруча яхшылап хәзерләнгән, автомобильдә йөрүемне тагын да чарлаган идем - файдасы булды. Юл йөрү кагыйдәләрен дә көн саен диярлек кабатладым. Бер өйрәнсәң, онытылмый бит ул, искә генә төшерәсе кала, - ди Гөлназ.

Якташыбызга 23 августта район данын яклап Казанда чыгыш ясарга туры киләчәк. Уңышлар сиңа, Гөлназ!

Алсу ИДРИСОВА. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk