Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара кәҗәләре рәхәтләнеп урамда йөри

Иртә белән эшкә барганда көн саен очрашам мин алар белән. Тик нигәдер бүген генә "исәнләшеп" булмады. Исәнләшү генә түгел, авылның үзәк юлыннан барганда кайчакта "баш иеп" юл да бирергә туры килә әле үзләренә. Кемгә дисезме - Зур Кукмара авылы кәҗәләренә. Халык эшкә барганда "аккурат" алар да эшкә чыгалар да -...

Иртә белән эшкә барганда көн саен очрашам мин алар белән. Тик нигәдер бүген генә "исәнләшеп" булмады. Исәнләшү генә түгел, авылның үзәк юлыннан барганда кайчакта "баш иеп" юл да бирергә туры килә әле үзләренә. Кемгә дисезме - Зур Кукмара авылы кәҗәләренә. Халык эшкә барганда "аккурат" алар да эшкә чыгалар да - урамдагы инде болай да сирәк булган агач кайрыларын каезларга, киртәдән үрелеп, куак-чәчәкләрне йолкырга тотыналар. Ничә тапкыр күзәткәнем булды - хуҗалары капкаларын ачып дүрт аяклы сакалбайларны чыгаралар да, аларны бераз озата баралар. Әмма шундый итеп озаталар ки, читтән карап торучыларда сорау туа калса: "Бәйләнмәгез әле, бу кәҗәләр безнеке түгел, гомумән, бу малкайларга минем бер катнашым да юк", - дип битараф кына җавап бирерләр күк тоела.

Зур Кукмара урта мәктәбендә эшләүчеләр: "Авыл кәҗәләре мәктәп бакчасындагы яшь алмагач үсентеләрен ашап бетерде", - дип зарланалар, "Бәләкәч" балалар бакчасына сабыйларын йөртүче әти-әниләр, кәҗәләр кермәсен өчен капка бикле булганлыктан, кайчакта балаларын күтәреп әллә кайдан әйләнеп йөрергә мәҗбүр. Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Марат Галиев та, нинди "власте" була торып та, кәҗә асраучылар каршысында көчсез.

- Авылда 30лап хуҗалыкның кәҗәсе бар, алар барысы да урамда. Өстәвенә сарыкларны да чыгаралар әле. Быел һәркайсына икешәр мәртәбә кисәтү җибәреп карадык, әмма тыңламыйлар, кәҗәләрен урамга куалар. Бу инде кешенең намус эше, - ди ул.

Бер газетадан укыган идем: Австралиядә музей янындагы чәчәкләрне ашауда гаепләнеп, "кулга алынган" бер кәҗә тәкәсен суд аклаган. Полиция тәкәне җинаять урында тоткан өчен хуҗасына 460 доллар штраф чәпесә дә, хөкемдар алар белән килешмәгән. Эшне караганнан соң, хуҗа кәҗә тәкәсен чәчәклеккә үзе махсус кертеп калдыру турында бернинди дә дәлил юк дип, штрафны юкка чыгарган. Бездә дә шулай бит, хуҗалар кәҗәләрен: "Бар син фәлән кешенең агачын аша", - дип өйрәтеп чыгарып җибәрмиләр. Кәҗә үзе сайлый. Зыянның күләмен билгеләп булмаганлыктан, тиешле штрафны да салып булмый.

...Үткән атнада авылның бер кибете каршысындагы иркен урында кәҗәләр ял итәләр иде. Махсус санадым, 30 баштан артып китәләр. Фоторәсемгә төшерә башлагач кына, тиз-тиз генә бу урыннан таралдылар. Хуҗалары урынына алар "оялдылар", ахрысы.

Кукмара муниципаль районы административ комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча, кәҗәләрен урамда йөрткән өчен узган ел 3 кешегә барлыгы 7 мең сумлык штраф салынса, быел 1 кеше 2 мең сум штрафка тартылган.

Лилия НУРГАЛИЕВА. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk