Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара китапханәчеләре республика конкурсыннан җиңү белән кайтты

27 май - китапханәчеләр көне! Замана балаларын компьютер уеннары, Интернет челтәреннән башка берни кызыксындырмый, матур әдәбиятны бар дип тә белмиләр, дип ах-зар килүчеләрне шактый еш ишетергә туры килә иде. Әмма Кукмара өченче мәктәбендә һәм күппрофильле лицейдагы китапханәләрдә өстәлдәге газета-журналлар, китап киштәләре арасына кереп "чумган" бер төркем укучыларны күргәч, сөенеп, җиңел...

27 май - китапханәчеләр көне!

Замана балаларын компьютер уеннары, Интернет челтәреннән башка берни кызыксындырмый, матур әдәбиятны бар дип тә белмиләр, дип ах-зар килүчеләрне шактый еш ишетергә туры килә иде. Әмма Кукмара өченче мәктәбендә һәм күппрофильле лицейдагы китапханәләрдә өстәлдәге газета-журналлар, китап киштәләре арасына кереп "чумган" бер төркем укучыларны күргәч, сөенеп, җиңел сулап куйдым. Дөньякүләм пәрәвез барысын да үз эченә йолып алмаган, китап укуның хәтерне яхшырта, фикерләүне үстерә, сүз байлыгын арттыруына ышаныч белдерүчеләр дә бар икән әле...

Әлеге китапханәләрнең кайсына гына керсәң дә, үзгә бер җылылык бөркелә. Бар җирдә гөлләр, китаплар бер-бер артлы пөхтә итеп тезеп куелган, һәркайсы үз урынын алган. Балалар әдәбияты, классик язучыларның әсәрләре кирәкме, вакытлы матбугат кызыксындырамы - китапханәчеләр шул арада эзләп табып, берничә төрлесен тәкъдим итә. Кызларның икесе дә уңган, булган, үз хезмәтләренең чын осталары.

Күппрофильле лицей китапханәчесе Римма Гарифуллина үз фазыйфасын инде 22 ел башкара.

-Казан Дәүләт мәдәният институтын тәмамлап, кулыма китапханәче дипломы алганнан соң, ике дә уйламыйча, хезмәт юлымны әлеге һөнәр буенча башлап җибәрдем. Беренче көннән үк китапханәгә укучыларны күпләп тартуны үземә бурыч итеп куйган идем, ике дистә елдан артык вакыт эчендә меңләгән китап сөючене китаплар арасына җәлеп итә алдым, - ди ул. - Китапханәдә 19 меңгә якын матур әдәбият, 11 мең дәреслек бар. Балаларда матур әдәбиятка карата кызыксыну уята алу, аларның укыган китаплар буенча үз фикерләрен язулары, интернет бәйгеләрдә, фәнни-тикшеренү эшләрендә катнашулары китапханәче өчен аеруча зур сөенеч. Китапханә дәресләре, әңгәмәләр уздырган вакытта презентацияләр, фотокүргәзмәләр, буклетлардан бик теләп файдаланам. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүдә "Яшь китап сөюче" түгәрәгендә уздырылган әдәби-музыкаль кичәләрнең, конкурс, викторина, "Китап сәяхәтләре"нең дә өлеше зур.

Римма ханымның кызыксынучанлыгы, аның һәрдаим яңарышка омтылуына сокланмау мөмкин түгел. Укучыларны язучыларның яңа китаплары белән таныштырып барырга да, балалар белән дәресләр үткәрергә дә өлгерә ул. Башлангыч сыйныфлар белән махсус тапшыру әзерләүләре үзе генә дә ни тора - телевизор экраннарындагы "Ералаш"тан бер ягы белән аерылмый. Сәләтле җитәкче янәшәсендә безнең укучылар да булдыра шул!

Кукмара өченче урта мәктәбе китапханәчесе Наилә Шәфигуллина исә китапханәдә тугызынчы елын эшли.

-Кечкенәдән китаплар укырга, матур әдәбият эчендә "кайнар"га яраттым. Китапханәче һөнәрен сайлавым һәм үземнең туган мәктәбемдә эшләвем белән мин бик бәхетле, - ди ул. - Хезмәтемнән тәм табам, җаныма тынычлык алам. Тәнәфесләр вакытында, дәресләрдән соң балаларның янымда кайнашуы күңелемә рәхәтлек бирә. Без бергәләп төрле кичә, бәйрәмнәргә әзерләнәбез, сыйныфтан тыш чаралар уздырабыз. Укучылар белән "Бергәләп атлау күңелле", "Журналистика әлифбасы" дигән түгәрәкләр алып барам. Кул астымда шөгыльләнгән укучыларның районда гына түгел, ә республикакүләм конкурсларда да призлы урыннар алалар.

Наилә үз хезмәтендә белем бирү интернет-ресурсларыннан да бик теләп файдалана, һөнәри бәйге һәм олимпиадаларда да теләп катнаша. Узган ел универсаль марафон буенча Россиянең өченче ачык чемпионатының сертификаты белән бүләкләнгән, шулай ук "Белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре олимпиадасы" Бөтенроссия конкурсында призлы урын алган иде.

Бу уку елында исә ике мәктәпнең китапханәчесе дә "Ел китапханәчесе - 2014" республика бәйгесенең район, зона турларын узып, республикада катнаштылар. Римма Гарифуллина конкурстан лауреат исеме алып кайтты, Наилә Шәфигуллина "Гражданлык позициясе өчен" номинациясендә Диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk