Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара киез итек-киез комбинаты егетләренең бәхет ачкычы үз кулларында

Югары белемле юристлар, икътисадчылар бигрәк күп хәзер. Барысына да эш урыны табып бетерү һич мөмкин түгел. Әнә бит, бүгенге көндә районыбызның хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә дә эш "көтүче" 225 кешенең 43е югары белемгә ия. Әлеге егет-кызлар хәзерге вакытта аеруча кирәкле булган тегүче, пешекче, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, төзүче, ташчы, слесарь...

Югары белемле юристлар, икътисадчылар бигрәк күп хәзер. Барысына да эш урыны табып бетерү һич мөмкин түгел. Әнә бит, бүгенге көндә районыбызның хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә дә эш "көтүче" 225 кешенең 43е югары белемгә ия. Әлеге егет-кызлар хәзерге вакытта аеруча кирәкле булган тегүче, пешекче, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, төзүче, ташчы, слесарь кебек гади эшче һөнәрләрен үзләштергән булсалар, бәлки, алар инде хезмәт юлларын башлап та җибәргән булырлар иде...

Кукмара киез итек-киез комбинатының ремонтлау-механика цехы егетләренә исә эшсезлек куркынычы янамый. Әлеге цехта эшләүче фрезерчы Нияз Нәкыйпов, токарь Артем Ермолаев, слесарь Рөстәм Әхмәтшин, эретеп ябыштыручы Эдуард Кормильцевлар һөнәри осталык буенча эшче яшьләр арасында узган республика бәйгесендә дә катнашып, дипломга ия булганнар иде. Бу егетләр янында булып, аларның һөнәр сайлау буенча фикерләрен белеп кайттык. Бер уңайдан бәйге хакында да сөйләштек.

-Район данын яклап конкурста катнашкан яшь егетләр - комбинатның киләчәге. Барысы да үз эшләрен җиренә җиткереп, төгәл итеп башкаралар, ел дәвамында хезмәттә алар, тәртипләре дә "бишле"лек, - дип, цех начальнигы Альберт Ярмөхәмәтов мактап та алды әле үзләрен. - Республикада да үз һөнәрләренең иң яхшысы булуын раслап, бик яхшы чыгыш ясадылар.

Артем Ермолаев киез итек-киез комбинатында инде өченче елын эшли. Токарь-универсал белгечлеген Казандагы 123нче номерлы һөнәри лицейда үзләштергән ул.

-Хезмәтем җиңел түгел, әмма кирәкле, - ди Артем. - Минем вазыйфама тимерне станокта кырдыртып төрле эшләнмәләр ясау керә. Ремонт вакытында файдалану өчен шөрепләр, болт, камыт һәм башка заказларны башкарам. "Бигрәк катлаулы, төгәллек сорый торган хезмәт бит, җиңелрәк эш эзлә", - диючеләр дә шактый күп. Эшенә күрә - ашы, дигәндәй, акчасы да кирәк. Тир түгәсең килмәсә, җиңелен көтеп өйдә утырасың инде.

Рөстәм Әхмәтшин белән Эдуард Кормильцев икесе дә Кукмарадагы 39нчы һөнәри училищеда, ә Нияз Нәкыйпов исә Янил һөнәри лицеенда белем алганнар. Шулай ук егетләр Вятка Аланындагы укыту комбинатында да слесарь-ремонтчы, фрезерчы, электр-газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрләренә өйрәтү буенча махсус курслар узганнар. Егетләрнең кайсыннан гына сорасаң да, үз һөнәрләрен ошатып, күңел биреп башкаруларын сөйлиләр. Казанда узган эшче яшьләр бәйгесенә дә теләп барганнар.

-Конкурсның район туры оештырылып, анда башка сәнәгать оешмаларыннан да эшче яшьләр катнашса, республикакүләм ярышта безгә бераз җиңелгә туры килгән булыр иде. Авыл районнары арасында беренчеләрдән булып чыгыш ясадык бит. Теория өлешендә тимер һәм металл эшкәртү технологияләре буенча сорауларга җавап бирү, ә гамәли өлештә станокта сыйфатлы итеп деталь ясау бурычы куелды. Заказны иң яхшы һәм тиз арада башкаручылар җиңүче дипломнарына ия булды, - диләр алар. - Ә һөнәрләргә килгәндә, бүгенге көндә безнеке иң кирәклеседер әле, мөгаен. Гади эшче буларак та еллар узган саен саллы тәҗрибә туплап, югары үрләр яуларга була. Иң мөһиме: тырышлык!

Сүз уңаеннан: Кукмара киез итек-киез комбинатында 35 яшькә кадәрге 244 кеше эшли. Барлык хезмәткәрләр саны - 615.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk