Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара җирлегендә 2011-2017 елларга исәпләнгән "Чиста су" федераль программасының үтәлеше тулы көчкә бара

2011-2017 елларга исәпләнгән "Чиста су" федераль максатчан программа һәм ике контурлы казаннар урнаштыру Кукмара җирлегендә ничек тормышка ашырыла? Район Башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллинга шул сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Быелгы һава торышы үтә кырыс булып, җәй буе рәтле яңгыр яумавы болай да суга кытлык кичергән халыкка ифрат авыр булды. Су...

2011-2017 елларга исәпләнгән "Чиста су" федераль максатчан программа һәм ике контурлы казаннар урнаштыру Кукмара җирлегендә ничек тормышка ашырыла? Район Башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллинга шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.

-Быелгы һава торышы үтә кырыс булып, җәй буе рәтле яңгыр яумавы болай да суга кытлык кичергән халыкка ифрат авыр булды. Су торбаларының күптән тузган булуы өстенә кызу темплар белән яңа йортлар төзелүе дә проблеманы кискенләштерә. Шуңа күрә поселокның Нур Баян урамы зонасында 150шәр кубометр сыешлы ике сусаклагыч монтажланды, фильтрлар куелды һәм август аенда су кудыру станциясе кайтып, аны файдалануга тапшырырга исәплибез. Бу Көньяк-4, Академик Королев, Гафиятуллин, Нур Баян, Вахитов, гомумән, Туеш микрорайонын су белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

-Поселокның кирпеч заводы зонасында, Зур Кукмара авылында яшәүчеләр дә су булмавына еш зарланалар.
-Ул төбәктәге Гвардейская урамында су юллары салынды. Зур Кукмараның стадионы тирәсендә скважина казып су башнясы куячакбыз, аннан 1,3 километрлы су юлын Гвардейская урамына тарту август аенда башланып төгәлләнәчәк. Моннан тыш, Ташлы-Елга авылында 5,6 километрлы су юлына реконструкция ясалды.
Тиздән Кәркәүч, Бурсык-Елга, Лубян авылларында су юлларына реконструкция эшләре башланачак.
Куркино авылына су үткәрү, Зур Сәрдек, Сәрдекбаш, Зур Кукмара, Төркәш, Түбән Өскебаш авылларында, Кукмараның мәктәп урамында су юлларын реконструкцияләү дә планга кертелгән. Көньяк-4 микрорайонында биш километрлы яңа су юлы салыначак.


-Җәен башкарыла торган күләмле хезмәтләрнең тагын берсе - күпкатлы йортларның фатирларына аерым котеллар урнаштыру. Бу эш ничек дәвам итә?
-Бишенче августта Кукмараның Тинчурин, Завод урамнарында йортлардагы 94 фатирга куелган ике контурлы казаннары сынап карыйбыз. Тинчурин урамындагы 18, Маяковский урамындагы 61нче йортларга андый җайланмалар кую кагыйдәгә туры килмәгәнгә, бу йортларга гомуми автоном су җылыту казаннары урнаштырабыз. Алдагы елда Нур Баян, Гафиятуллин, Вахитов урамнарындагы күпкатлы йортларның 800-850 фатирына ике контурлы су җылыту казаннары куярга планлаштырыла.

-Эшегездә уңышлар юлдаш булсын! Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Азат САБИТОВ

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk