Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара футболчыларының үз мәйданчыклары булачак

Кукмарадагы күппрофильле лицей янындагы футбол кыры кайчан төзелеп бетәр икән, дип борчылып йөрүчеләрне сөендерергә ашыгабыз. Табигать хәерхахлы булып, берничә көн дәвамында матур, җылы һава торса - атна ахырында футбол кырында төп эш тәмамланачак. Бу инде тузан-туфраклы, яңгыр яуса, пычракка батып уйный торган стадион түгел, ә барлык таләпләргә туры китереп, сыйфатлы...

Кукмарадагы күппрофильле лицей янындагы футбол кыры кайчан төзелеп бетәр икән, дип борчылып йөрүчеләрне сөендерергә ашыгабыз. Табигать хәерхахлы булып, берничә көн дәвамында матур, җылы һава торса - атна ахырында футбол кырында төп эш тәмамланачак. Бу инде тузан-туфраклы, яңгыр яуса, пычракка батып уйный торган стадион түгел, ә барлык таләпләргә туры китереп, сыйфатлы итеп төзелгән заманча футбол кыры булачак.

Эшнең башкарылу күләмен күзаллау өчен процент чагыштырмасын кулланудан да уңайлырагы юк. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин белән футбол кырында очрашкач та, әлеге соравыма төгәл һәм кыска җавап бирде ул:

-90 процент чамасы эш эшләнде инде, күп калмады. Көне "көйсезләнмәсә", атна ахырында биредә туп тибәргә мөмкин булачак.

Чыннан да, 60 метрга 90 метр зурлыкта булган мәйданда соңгы вакытта шактый хезмәт башкарылган. Мәйданның кирәксез туфрагы алынып, тиешле яссылыкка китерелгәннән соң, катлам-катлам итеп төрле зурлыктагы таш-ком салыну нәтиҗәсендә ул инде 27 сантиметр биеклеккә күтәрелгән. Кырның әле тагын берничә сантиметрга биегәясе бар. Яңгыр, кар сулары саркып торсын өчен атна башында мәйдан өслегенә вак гранит җәю тәмамлангач, ясалма чирәмне "тәгәрәтеп" чыгачаклар. Чирәм өстенә мәрмәр таш кыйпылчыклары, кварцлы ком салып, аны комбайн белән тарап чыгу озакка бармый, диделәр биредә эшләүчеләр.

Без барганда кырга гранит кыйпылчыкларыннан торган вак ташны җәю бара иде. Әле тыгызланып бетмәгән мәйдан өслеге бозылмасын өчен аңа транспорт белән керергә ярамый икән. Шуңа күрә мәйдан кырына бушатылган ташны районның спорт мәктәпләрендә эшләүче, төзүчеләргә ярдәмгә килгән егетләр арбага салып ташыйлар иде. Барлыгы 600 тонна таш җәю планлаштырылса, мәйдан кырына шуның 160 тоннасы кайтарылган инде.

Әлеге объектның төп подрядчысы "Инвестхолдингстрой" оешмасы хезмәткәрләре дә биредә. Хәтта директорлары Рөстәм Гыйльманов да түзмәгән, Казаннан килеп җиз сызганып хезмәттәшләренә булышып йөри иде. " Һәр көн кадерле, эшне тиз арада төгәлләү бурыч булып тора" , - диде ул.

Футбол кырына урнаштырылачак 8 миллион сумлык чимал - ясалма чирәм, мәрмәр таш кыйпылчыклар һәм кварцлы ком - "Бердәм Россия " партиясе бүләге.

Универсиаданы әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен безнең районга 6 балалар спорт мәйданчыгы бүләк итеп бирелде. Аларны шәхси эшмәкәр Илсур Шәрипов төзүчеләре Зур Сәрдек, Олыяз, Кукмараның 3нче, 4нче урта мәктәпләре, "Ялкын", "Зилант" спорткомплексларында урнаштырачак. Бүгенге көндә Олыязда, "Ялкын" спорт клубындагы мәйданчыкларда шактый күләмдә эш башкарылган инде. Тиздән аларга ясалма чирәм җәеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X