Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада быел 156 миллион сумлык юл төзү-ремонтлау эшләре башкарылды

Заманча купшы биналар тигезләп кыркылган яшел хәтфә үләннәр фондында балкып торалар. Анда-монда тау-тау өелгән вак таш, ком таулары булмаса, Европадагы берәр гольф уены мәйданыдыр бу дип уйлавың бар. "Татавтодор"ның Кукмара участогы ел дәвамында 60 миллион сумлык төзелеш һәм реконструкция, 96 миллион сумлык юлларны ремонтлау эшләре башкарды. 2010 елдан коллективны җитәкләүче...

Заманча купшы биналар тигезләп кыркылган яшел хәтфә үләннәр фондында балкып торалар. Анда-монда тау-тау өелгән вак таш, ком таулары булмаса, Европадагы берәр гольф уены мәйданыдыр бу дип уйлавың бар.
"Татавтодор"ның Кукмара участогы ел дәвамында 60 миллион сумлык төзелеш һәм реконструкция, 96 миллион сумлык юлларны ремонтлау эшләре башкарды. 2010 елдан коллективны җитәкләүче Илшат Вильданов эшкә керешкәч, базаның тулысынча диярлек яңаруы, яңа техника белән тулылануы алга куелган бурычларны уңышлы башкарырга мөмкинлек бирә. Участокта хезмәт куючы 100ләп эшче куанып эшлиләр: уртача айлык хезмәт хакы егерме мең сумга җитә. Ирешелгәннәрдә һәркемнең лаеклы өлеше бар, чөнки уртак эштә кемнеңдер сүлпән карашы, үз вазыйфасын җиренә җиткереп башкармавы гомуми нәтиҗәгә бик тиз тискәре йогынты ясый.
Бөтен хезмәт юлы шушы оешмада узган кешеләр дә бар биредә. 25 ел ПТО инженеры булып эшләүче Александр Герасимов та - шундыйлардан.
-Аны бездә "аяклы энциклопедия" диләр. Һәрнәрсәне белеп, коллективның тормыш пульсын тоеп тора ул, - ди аның турында оешма җитәкчесе.
Саша хезмәт биографиясен моннан 37 ел элек мастер Мулланур Шәйхетдиновның ярдәмчесе булып, Өлге авылы тирәсендәге, "чүпрә күпере" булып халык теленә кергән күпер төзүдән, Мамадыш юнәлешендә трасса салудан башлап җибәрә.
-Ул вакытта СССР Министрлар Советының 1959 елда чыккан Карары нигезендә һәр оешма, колхоз-совхозларның техникасы, атлары, кеше саны исәпкә алынып, юл төзелешенә тартылалар иде. Мин кайсы автомашина, трактор ничә рейс ясаганын язып бардым. "Коммунизмга" хуҗалыгы рәисе Камил ага Шакиров ул вакытта берүзе 95 техникасын җибәрде. Эш бик оешкан төстә барды, районда беренче күтәртелгән юллар салына башлады. Юлга аркылы салына торган торбаларны бульдозерчылар (краннар юк) гаять зур осталык белән урнаштыралар иде. Бетон болгату, аны салу - кулдан! - дип искә ала хәзер Александр Герасимов. -1979 елда җитәкчебез Равил Хәсәнов чүплек базы булган территориядә Юл төзү участогының яңа базасын кору ниятен тормышка ашыра башлады. КПСС райкомы, район Башкарма комитеты булышлыгы белән тау-ташлар күчереп, чүплекне тигезләдек. Мастерларга тынгы булмады - техника, запас частьлар эзләп кая гына бармый идек, СССРны аркылыга-буйга йөреп чыктык. Ярый әле юл ярырга Кукмараның тун-бүрекләре, итек-плащлары бар иде...
Искитмәле зур тырышлык белән 1983 елда беренче Кукмара асфальты чыгарыла башлый. Кукмара юл төзү участогында тәүлек саен 100-120 тонна җитештерелгән битумнан күрше районнар да файдалана ул вакытта. Юл төзелешен таш белән тәэмин итү өчен яңа карьерлар ачыла. Аларны авыллардагы аксакаллар белән сөйләшеп табалар. Ә рәсмиләштерү эшләрендә райбашкарма комитетының җир бүлеге җитәкчесе Аркадий Аксанов, аны алыштырган Гыйльфан Галиевлар әйтеп бетергесез зур ярдәм күрсәтәләр.
1991 елда юл участогында ике асфальт җитештерү заводы эшли башлый. Әмма илдәге үзгәрешләр коллективны аяктан ега яза. Алтышар ай хезмәт хакы алмаулардан бары юл төзү оешмасының дуңгызчылык фермасы, кибет булуы гына коткара. Барысы да товар алмашына кайтып кала. Итек сатып, айлык хезмәт хакы өләшсәләр - шатлык...
Коллективтан күпләр китеп бара. Әмма Саша ашыкмый. "Гел болай булмас, рәтләнер, юлдан башка ил тормышы тукталачагын аңларлар бер", - дип юата ул үзен.
Дөрестән дә, 2009 елдан Кукмара юл төзү участогы яңарыш кичерә. Иске нигездә өр-яңа завод калкып чыга. Монысы инде юктан бар итеп, табып түгел, ничек тиеш - шулай эшләнә. Европа стандартларына җавап бирә, чисталыгы, пөхтәлеге белән артык та түгел микән әле?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk