Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара 1нче гимназиясенә бөек язучы Чыңгыз Айтматов хөрмәтенә мемориаль такта куелды

Район мәгариф идарәсе, Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Кукмара 1нче гимназиясе белән берлектә бишенче районара "Чыңгыз Айтматов укулары" уздырды. Бу көнне Чыңгыз Айтматов исемен йөртүче беренче гимназиягә бөек язучы хөрмәтенә мемориаль такта куелды. -"Чыңгыз Айтматов укулары"нда районның барлык укучылары катнашты. Җиңүчеләргә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров Мактау...

Район мәгариф идарәсе, Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Кукмара 1нче гимназиясе белән берлектә бишенче районара "Чыңгыз Айтматов укулары" уздырды. Бу көнне Чыңгыз Айтматов исемен йөртүче беренче гимназиягә бөек язучы хөрмәтенә мемориаль такта куелды.

-"Чыңгыз Айтматов укулары"нда районның барлык укучылары катнашты. Җиңүчеләргә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырды, - дип хәбәр итте Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге директоры урынбасары Альмир Төхбәтуллин.

Беренче урын алучылар менә кемнәр:

Чулпан Касыймова, 1нче гимназия (җитәкчесе Гөлназ Нәҗипова), Алия Баһаветдинова, 1нче гимназия (җитәкчесе Нурия Минһаҗева), Ландыш Шаяхмәтова, 1нче гимназия (җтәкчесе Фәрхәт Гыйлаев), Ольга һәм Юлия Ивановалар, күппрофильле лицей (җитәкчесе Л.Мәхмүтова), Зөлфия Минимуллина, 1нче гимназия (җитәкчесе Равия Шәйхетдинова), Ләйлә Зарипова, 3нче мәктәп (җитәкчесе Гөлнур Әгъләметдинова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk