Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киңәшле эш таркалмый, диләр Туембаш җирлегендә яшәүчеләр (+ФОТО)

Туембаш җирлегендә тырыш һәм һөнәрле халык яшәвен инде күптәннән беләбез. Җир җимертеп эшлиләр дә, менә дигән итеп тормышларын да алып баралар алар. Әле шушы көннәрдә кабат Туембаш якларында булып, мәчет, балалар бакчасындагы төзелеш эшләре, Чуллы авылында суүткәрүнең барышы белән якыннанрак танышып кайттык. -Мәчет ул - татар халкының горурлыгы. Безнең дин...

Туембаш җирлегендә тырыш һәм һөнәрле халык яшәвен инде күптәннән беләбез. Җир җимертеп эшлиләр дә, менә дигән итеп тормышларын да алып баралар алар. Әле шушы көннәрдә кабат Туембаш якларында булып, мәчет, балалар бакчасындагы төзелеш эшләре, Чуллы авылында суүткәрүнең барышы белән якыннанрак танышып кайттык.

-Мәчет ул - татар халкының горурлыгы. Безнең дин йортыбыздан да беркайчан халык өзелми. Җомга намазларына 100гә якын кеше җыела. Без анда бергәләп булган проблемаларны хәл итәбез, киңәшләшәбез. Мәдрәсәдә дә дүрт төркемдә укулар алып барыла. Җирлектә начар гадәтләр белән мавыгучыларның саны кимү, хәләл кибетләр ачылу да халыкның дингә тартылуы турында сөйли, - ди җирлек башлыгы Илфат Гарипов. - Авыл халкы белән киңәш-табыш иткәннән соң, моннан бер ел элек Туембашта яңа мәчет төзелешен башлап җибәргән идек, бүгенге көндә инде буяу, агарту кебек эчке эшләр генә калып бара. Мәчетнең беренче катында мәдрәсә булачак. Анда да эш ахырына якынлашып килә. Авыл халкы җыелып эшли: бер бригада ишекләр куя, икенчесе стеналарга обойлар ябыштыра. Мәдрәсәдә 100 кешелек уку залы, китапханә, аш-су, имам бүлмәсе, тәһарәтханә урнашкан. Киләчәктә ифтар ашлары, никах мәҗлесләре, туйларны да шунда уздырырга ниятлибез. Кирәкле җиһазларга заказлар бирелде, челтәрләрне исә үзебезнең кызлар тегәчәк.

Мәчет төзү эшен башлап йөрүчеләрнең берсе - Илдус Габдрахманов, авыл халкы, иганәчеләр көче белән сафка баскан, әллә каян балкып, тирә-юньне нурга күмеп торучы мәчетнең ишегалдын да тәртипкә китергә өлгергәннәр - хәтта керү юлына да брусчаткалар җәелгән. Бакчаларны казып, газон печәннәре, чәчәкләр дә утыртып җибәрсәләр, дин йортының әйләнә-тирәсе тагын да ямьләнеп китәчәк.

Бүгенге көндә Туембашта - 30га якын, ә Чуллыда унлап мәктәпкәчә яшьтәге бала бар. Моңарчы җирлектә балалар бакчасының бөтенләй юк иде, тиздән бу проблема хәл ителәчәк. Агымдагы елның февралендә махсус программа нигезендә Туембашта яңа бакчага нигез салынды, ә март аенда төзелеш эшләре башланып китте. Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге "Строй-Гарант" оешмасы хезмәткәрләре инде ике ай эчендә шактый күләмле эш башкарырга өлгергәннәр.

-Бинаның стена өлеше күтәрелде, хәзер плитә белән түшәмен каплыйбыз, бер уңайдан ишегалдында да төзекләндерү эшләре башкарабыз. Шулай ук подвалда да ут кертү эшләре төгәлләнеп килә, - ди мастер Заһир Ризагетдинов. - Егетләрнең барысы да тырыш, үз хезмәтләрен намус белән башкаралар. Эшне кызу темплар белән алып барып, август аенда бакчаны файдалануга тапшырырга уйлыйбыз.
70 хуҗалыклы Чуллы авылында бу арада һәркем су кертү белән мәшгуль: олысы да, кечесе дә урамда кайнаша. Шулай булмый ни, краннан агызып алу белән коедан көянтә-чиләкләп су ташу бер түгел бит!
-Сөенеп бетә алмыйбыз. Сусыз бик читен. Әлеге эшне башкаручыларга, авыл җирлеге башлыгына да зур рәхмәт, - ди Мәүлетҗан абый Гайнанов.


Авылда нибары берничә хуҗалыкның гына өенә су кергән булган. Быел исә "Чиста су" програмассы кысаларында бу эшкә ныгытып алынганнар.
-Трасса уздырганда газ, телефон чыбыкларын өзмәс, юлны бозмас өчен казу эшләрен бакчадан, каралты-куралар артыннан башкарырга булдык. Авыл халкы үзе дә шундый тәкъдим белән чыкты, - ди җирлек башлыгы. - Сабаның "ПМК - Мелиорация" егетләре иртәнге сәгать җидедән кичке сәгать алтыларга кадәр эшлиләр. Казып, торбаларны салып, һәр хуҗалыкка кертеп, эшен бетереп барабыз. Өйләргә торба сузганда да каян җиһазлар табыйм, икән дип борчыласы юк - краннарны, кирәк-яракларның һәммәсен дә алып килеп бирәм. Торбаларны салып бетергәннән соң, июнь айларында скважина бораулап, яңа су башнясы куячакбыз. Шулай ук тугыз данә янгын гидранты да урнаштырылачак. Анысы да бик мөһим.

Җирлек башлыгы Илфат Гарипов:
-Бар эшне "Тойма" ширкәте белән бергәлектә башкарабыз. Быел яз көне һәр хуҗалыкка берәр капчык элита репродукцияле орлыклык бәрәңге алып кайтып өләштек. Авыл халкы да бердәм, ярдәмчел. Үзара салымны да 100 процент җыеп алдык. Әлеге акчаларга өлешчә юлларны төзекләргә планлаштырган идек. Шушы көннәрдә Туембаш авылы урамнарында юлларны төзекләндерү эшләре дә башланып китте.

Җирлекнең ветераннар советы рәисе Галия апа Гыйниятуллина:
-Быел Бөек Җиңү бәйрәме җирлегебездә бик зурлап үткәрелде. Илфат Гарипов өлкәннәрне үз өенә чакырып кунак итте, "Тойма" ширкәте тарафыннан күчтәнәчләр дә мул өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk