Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кичә генә яз иде - бүген тагын салкын җил

Көннәр җылыта башлады, туган ягыбызга, ниһаять, яз килә, дип сөенгән идек. Бүген кабат салкынайтып җибәрде. Гидрометереология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, алдагы тәүлектә районда салкын һава торышы сакланачак икән. Һава температурасы чәршәмбе, пәнҗешәмбедә ике, биш тирәсе салкын булса, җомга, шимбәгә исә термометрның терекөмеш баганасының унөч, унбиш градуска...

Көннәр җылыта башлады, туган ягыбызга, ниһаять, яз килә, дип сөенгән идек. Бүген кабат салкынайтып җибәрде. Гидрометереология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, алдагы тәүлектә районда салкын һава торышы сакланачак икән. Һава температурасы чәршәмбе, пәнҗешәмбедә ике, биш тирәсе салкын булса, җомга, шимбәгә исә термометрның терекөмеш баганасының унөч, унбиш градуска кадәр төшүе ихтимал.

Көннең бер җылытып, бер салкынайтуы юлларда бозлавык барлыкка китерде. Бүген көн дәвамында автомобильләренең тәрәзәләрен боз катламыннан чистартучыларны күрергә мөмкин иде.

Егылып имгәнүләр булмасын, юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыкмасын өчен һәркемнең сак һәм игътибарлы булуын, һава торышы шартларына игътибар итүен сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk