Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып

“Бердәм Россия” фракциясе социаль яклау, белем бирү, сәламәтлек саклау өлкәсе, спортны үстерү, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, җирлекләрдәге кече авыл проблемаларын хәл итүгә аеруча зур игътибар бирә. Партия депутатлары республика, илкүләм проектларны тормышка ашыруда үзләреннән зур өлеш кертә, халык белән очрашып, аларның гозерләрен, мөрәҗәгатьләрен тыңлый.

Партиянең Кукмарадагы эшчәнлеге белән тулырак район фракциясе җитәкчесе – район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина таныштырды.

- Район Советында кабул ителә торган барлык карар проектлары да иң элек “Бердәм Россия” партиясе фракциясендә тикшерелә. Партиянең җирле бүлеге утырышлары вакытында карар проектлары өйрәнелеп тәкъдим ителә һәм, тиеш дип тапкан очракта, төзәтмәләр, өстәмәләр кертелә, - дип башлады ул үзенең сүзен. - Фракция депутатлары партиянең җирле бүлеге политсовет составында да актив катнаша. 10 политсовет әгъзасының 7се – фракция депутатлары. Республика координацион совет составында утырышлар ай саен уза. Соңгы вакытта күчмә утырышлар да оештырыла башлады. Күптән түгел генә Яңа Чишмә, Чистай районнарында, Яшел Үзәндә булып кайттык, хәзер Мөслимгә барырга җыенабыз. Аларда халыкның тормышына, яшәешенә, депутатларның эшчәнлегенә кагылышлы сорауларны, республикада үтәлүче программаларны, Россия Президентының илкүләм проектлар үтәлеше барышын тикшерәбез. Районнарга, Казанга барып укулар оештырылу эшчәнлегебезгә зур этәргеч бирә. Мин үзем республика проектлары, муниципаль программалар хакында координацион советта да чыгыш ясадым. Халык арасында аеруча актуаль булган, каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының чыгышы бик үтемле булды. Шулай ук республиканың Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы вәкиле дә бүгенге көн кадагында булган мәсьәләләргә тукталды. Бай тәҗрибәле лекторларның чыгышларын тыңлау бары тик файдага гына.

Равия Каримуллина сүзләренә караганда, район Советы депутат фракциясе республиканың депутат фракциясе депутатлары белән дә актив эшчәнлек алып бара. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Римма Ратникова да район Советы сессияләрендә, Кукмарада узган төрле чараларда еш катнаша. Әле шушы көннәрдә генә ул сессия утырышында булып китте, юбилярларны котлады.

- Илкүләм проектлар кысаларында программага кертелгән объектларда төзелеш, капиталь төзекләндерү барышын контрольдә тоту максатында, эшче төркем оештырылды. Һәр атна саен эш барышын фотоларда чагылдырып, хисапны республика фракциясе каршында төзелгән эшче төркемгә җибәрәбез. Контрольгә алынган объектлардан Яңа Комар–Ош.Юмья юлында капиталь ремонт югары сыйфатлы итеп башкарылды, Кәчимир авылында күпфункцияле үзәк төзелеше дәвам итә. Әсән-Елга, Туембаш авылларында мәдәният йортлары төзекләндерелә, 5 мәктәпкә информатика, технология, тормыш иминлеге нигезләре кабинетларында ремонт уздыру һәм җиһазлар алу буенча эш башланды, Сәрдекбаш авылында медпункт сафка баса. “Безнең ишегалды” дигән республика программасы тормышка ашырыла. Күпкатлы йортларның ишегалларын төзекләндерүгә юнәлдерелгән әлеге программа кысаларында без барлык эскиз проектларны да халык белән очрашып, бергәләп тикшерәбез. Мондый очрашулар шәһәребездә 19 июльдән башлана, - дип, сүзен дәвам итте фракция җитәкчесе. - Депутат фракцияләренең бердәм эшчәнлеге, халыкның яшәешен яхшырту өчен кабул ителгән карарлар – безнең эшчәнлегебезгә зур этәргеч. Кирәк булган очракта без үзебезнең тәкъдимнәребезне депутатлар аша федераль үзәктә дә җиткерә алабыз. Сайлаучыларның наказларын үтәүне контрольдә тоту да - депутат фракциясе эшләренең берсе.
Без ел саен үз эшчәнлегебез буенча халык алдында чыгыш ясыйбыз. Районның җирле үзидарә органнары, җирлек эшчәнлеге турында гыйнвар-февраль айларында узган халык җыеннарында сөйләнә. Очрашулар вакытында халыкны борчыган сорауларны тыңлыйбыз. Проектлар төзегәндә аларның таләпләре дә искә алына, программаларга кертелә. Депутат фракциясе үз эшчәнлеген ветераннар советы, инвалидлар оешмасы, территориаль иҗтимагый үзидарә кебек җәмәгать оешмалары белән бергә алып бара. Халыктан мөрәҗәгатьләр булган очракта без, бергәләп урыннарга барып, тикшерүләр оештырабыз, шунда ук җавапны да бирәбез. Кирәк очракта сораулар район башлыгы, район һәм шәһәр Башкарма комитеты каршына да куела. Аларның үтәлешен контрольдә тотып, тикшерү нәтиҗәләрен шулай ук халыкка җиткерәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk