Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казнаң тулы булса – проблемалар да хәл ителер

Авыл халкының борчу-мәшәкатьләрен, шатлык-кайгыларын уртаклашучылар кемнәр? Әлбәттә, җирлек башлыклары. Ут сүнсә дә, су бетсә дә, юлларда чокыр-чакырлар барлыкка килсә дә иң беренче эш итеп башлыкның телефон номерын җыя авыл кешесе. Башкача мөмкин дә түгел: булган кимчелекләрне, проблемаларны хәл итәргә кирәк бит. Әмма шунысы да бар: күп очракта юк кына эшне...

Авыл халкының борчу-мәшәкатьләрен, шатлык-кайгыларын уртаклашучылар кемнәр? Әлбәттә, җирлек башлыклары. Ут сүнсә дә, су бетсә дә, юлларда чокыр-чакырлар барлыкка килсә дә иң беренче эш итеп башлыкның телефон номерын җыя авыл кешесе. Башкача мөмкин дә түгел: булган кимчелекләрне, проблемаларны хәл итәргә кирәк бит. Әмма шунысы да бар: күп очракта юк кына эшне башкарырга да көчләре җитеп бетми җирлек башлыкларының - ник дигәндә, һаман да шул акчага кытлык итәктән тарта. Акча исә ул - җир, милек һәм керем салымыннан җыем. Авыллар башлыча нәкъ менә шулар бәрабәренә яши дә инде... Березняк авыл җирлегендә күптән түгел үткәрелгән район семинар-киңәшмәсендә дә җирлек казнасын ничек тулыландыру турында сөйләшенде.

Салымнар җыю мәсьәләсендә Манзарас, Поч.Кучук, Лельвиж җирлекләре белән беррәттән, Березняк та беренчеләр рәтендә. Биш авылны берләштергән әлеге җирлекнең кунакларга күрсәтер эшләре дә, үз тәҗрибәсе белән уртаклашырлыгы да бар. Камышлы авылындагы мәчетне генә алыйк. Әлеге дин йортыннан үзгә бер җылылык, нур бөркелеп тора. Быел тагын зур эшләр башкарганнар - тәһарәтханә, кунак бүлмәсе булган мәдрәсә сафка баскан. Тиздән мәдрәсәне ачарга да ниятлиләр.

-Җирлектә тәрбия, әхлак мәсьәләсе иң беренче урынга куела. Өлкәннәрне хөрмәт итү, туган җиргә мәхәббәт балаларның күңеленә кече яшьтән үк салынырга тиеш. Гает бәйрәмендә балалар бәйрәме уздырып, анда Коръән уку бәйгеләре, төрле уеннар оештыру да шуның бер мисалы, - ди Рәдиф хәзрәт. - Авылдашларның мәчеткә теләп йөрүе дә халыкның дингә якынаюына бер ишарә булып тора. Авыл яшьләре һәм җирлек көче белән хоккей тартмасы урнаштырылу да - тәрбиянең бер ысулы. Спорт белән кызыксынып, үзенең сәламәтлеге хакында уйлаган яшьләрнең начар гадәтләргә, тәртип бозуга теләкләре дә, вакытлары да калмый.

Березняк җирлеге халкы, башлыча, мал-туар асрап көн итә. 407 баш мөгезле эре терлекнең 149ы - сыер. Ел дәвамында көн саен халыктан 800-900 килограмм сөт җыелган. 1 октябрьдән сөтнең бер литры өчен түләү 16 сумга күтәрелгән.

-Территориядә өч фермер хуҗалыгы бар. Алар бәрәңге, печән, бөртекле культуралар үстерделәр, - ди җирлек башлыгы Альбина Сибгатуллина. - Яшь гаиләләр авылларны социаль яктан үстерү программасы буенча да субсидия алып, яңа йортлар җиткерәләр. Шуны исәпкә алып, Камышлы авылында параллель урам булдыру өчен авылның чиген киңәйтү эшләре башладык. Үз көчебез белән Березняк авылының Гагарин урамына өлешчә таш җәелде, күпер салынды. Җирлек халкы үзара салым программасын да хуплап чыкты - барлыгы 116 мең 600 сум акча җыелды. Республика бюджетыннан өстәлгәннән соң, әлеге сумма 583 мең сум булды. "Чиста шәһәр" оешмасы конкурста отканнан соң, авыл урамнарына юл салынды һәм төзекләндерелде. Социаль учреждениеләрне автомобиль юлларына тоташтыру программасы буенча Камышлы авылының Ленин урамындагы бер чакрым җире асфальт юл салу программасына керде. Бүгенге көндә проект эшләре башкарыла.

Мәдәният өлкәсендә дә эшләре күренә березняклыларның - Камышлы авылы клубы янәшәсендәге мәйдан тимер челтәр белән әйләндереп алынган, клубка яңа мич чыгарылган. Березняк клубының да җылылык челтәренә өлешчә, фойесына косметик ремонт ясалган.

Җирлекнең "Социаль-икътисадый үсештә ирешкән уңышлары өчен" Татарстан Президенты тарафыннан автомобиль белән бүләкләнүе дә күп нәрсә турында сөйли. Әмма булганнар белән генә тукталып калмыйча, алга таба да җирлектәге проблемаларны хәл итү өстендә эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk