Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җитәкчегә биш сорау: район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Гарифуллин белән әңгәмә

Язга аяк басуга, гадәттә, яңа сулышлар ачылып китеп, эш дәрте белән яна башлыйсың. Җәйгә күләмле эшләр планлаштырасың, чистарту-җыештыруларга керешәсең. Үз йортлары белән яшәүчеләргә генә түгел, гомумән, авыл, район тормышына да кагыла әлеге мәшәкатьләр. Шул уңайдан район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Гарифуллин белән очрашып, аңа поселокны төзекләндерү, тәртипкә китерү...

Язга аяк басуга, гадәттә, яңа сулышлар ачылып китеп, эш дәрте белән яна башлыйсың. Җәйгә күләмле эшләр планлаштырасың, чистарту-җыештыруларга керешәсең. Үз йортлары белән яшәүчеләргә генә түгел, гомумән, авыл, район тормышына да кагыла әлеге мәшәкатьләр. Шул уңайдан район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Гарифуллин белән очрашып, аңа поселокны төзекләндерү, тәртипкә китерү буенча үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек.

1. -Юллар - тормыш көзгесе, дип юкка гына әйтелми. Кукмара эчендәге юлларның шактый өлеше бүгенге көндә чын мәгънәсендә кичектергесез ремонт сорый. Бу уңайдан редакциягә шалтыратучылар да, яныбызга килеп, әлеге мәсьәлә буенча җавап ишетергә теләүчеләр дә күп.

-Поселок эчендәге юлларны ремонтлау өчен 800 мең сум акча каралган. Юллардагы кар эреп бетүгә, "Чиста шәһәр" оешмасы хәрәкәт итү өчен аеруча уңайсыз булган тишек-тошыкларга бер кат вак таш салып чыктылар. Кукмараның юл салу-ремонтлау оешмасында асфальт 20 апрельдән соң гына җитештерелә башлаганлыктан, хәзергә бу эш тукталып тора. Быелгы сезонда Кукмараның асфальт салынмаган күп кенә урамнарына, шул исәптән яңа урамнарга да таш җәю планлаштырыла. Поселокның үзәк урамына килсәк, үзәк дәваханәдән алып, почтага кадәр асфальт яңартылачак. Ленин урамының калган өлешендә өлешчә асфальт салыначак. Бары тик "Добреев" кибете һәм мех фабрикасы тирәсендәге юлларга гына кагылмаячакбыз. Бу - Кукмараның инде шактыйдан тузган канализация системасын, аның торбаларын алыштыру эше белән бәйле. Әлеге эш өчен Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика бюджетыннан 30 миллион сум акча бүлеп бирде. Бүгенге көндә проект-смета документларын әзерләү бара.

2. -Шушы ук теманы дәвам итеп, поселок эчендәге тротуарлар кайчан булыр дип сорыйсы килә.

-Игътибар иткәнсездер, Җиңү паркы каршындагы юл янәшәсендә бу эш башланып китте инде. Тротуар һәм юл да берникадәр киңрәк булсын өчен чәчәк клумбалары сүтелде. Барлыгы 9 мең квадрат метр мәйданда брусчатка җәю планлаштырыла. 9 нчы май бәйрәменә кадәр Ленин бакчасына хәтле, ә аннан соң Ленин урамы буйлап тимер юл вокзалына кадәр арада җәяүлеләр брусчаткадан йөрерләр дип уйлыйбыз. Үзәк урам буенча урнашкан сәүдә нокталарының хуҗалары да үз тирәләренә брусчатка җәячәкләр.

3. -Әле күптән түгел генә булып узган референдум нәтиҗәләре турында да сөйләшеп алыйк әле.

-Иң элек, аның мөһимлеген аңлап, референдумда катнашкан һәркемгә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Иң мөһим проблемалар - су, ут булмау, юлсызлык турында авыл җыеннарында сөйләшенеп, тупланган суммаларның кайсы өлкәләр буенча тотылачагы бергәләп хәл ителәчәк. Референдум нәтиҗәсендә Кукмара поселогы буенча 2 миллион 366 мең сум акча җыелыр дип көтелә. Хөкүмәттән бирелгән ярдәм белән ул 11 миллион 833 мең сум булып, аның 1 миллион 500 мең сумы - электр уты булмаган, яктылык начар булган урамнарны яктырту, электр энергиясен саклаучы лампочкалар урнаштыру, 4 миллионы - тротуар җәю, якынча 6 миллион сумы - күпкатлы йортлар янәшәсен төзекләндерү, балалар өчен уен мәйданчыклары ясау, 50 меңе - парк һәм скверларны яңарту өчен тотылачак. Бүгенге көндә 800 мең сумга якын акча җыелды. Студентлар, инвалидлар, 18 яше тулган мәктәп укучылары( бу исемлектә 150 бала бар) түләүләрдән азат ителде. Ташлама бирелгән категорияләр һәр җирлектә үз карарлары белән расланган.

Ә, гомумән, район буенча барлыгы 8 миллион 219 мең сум акча җыелырга тиеш. Татарстан хөкүмәте аны дүрт тапкыр арттыргач, җирле мәсьәләрне хәл итү өчен җирлек бюджетларында барлыгы 41 миллион 96 мең сум өстәмә акча булачак.

4. -Кукмарадагы авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең бер өлешенә фатирлар бирелде. Элек Ворошилов урамы 6 йорт, 4 корпуста яшәүчеләр йортлары сүтелгән җир кишәрлеге кемнәр кулына тапшырылыр икән, дип борчыла.

-Район буенча 17 авария хәлендәге йорт исәптә тора. Шулардан Тимер юл урамы, 14, 10 йортларда һәм сез әйткән адрес буенча яшәүчеләргә фатирлар бирелде. Кеше тормышы өчен куркыныч булу сәбәпле, һәм санитар -чистарту икеайлыгы барганлыктан, әлеге йорт корылмаларын сүтү, урыннарын җир белән тигезләп кую эшләре бара. "Тузган торак һәм авария хәлендәге йортларны бетерү" программасы нигезендә, йорт җир кишәрлеге белән берлектә республиканың Дәүләт Торак фондына күчерелә.

5. -Казандагы "Адмирал" сәүдә комплексында булган котчыккыч фаҗига сәүдә үзәкләрендә, социаль-көнкүреш объектларында янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен ныклап тикшерергә этәргеч бирде.

- Әйе, Кукмарадагы сәүдә нокталарында һәм социаль учреждениеләрдә бүгенге көндә прокуратура, янгын күзәтчелеге һәм башка службаларның хезмәткәрләреннән торган махсус комиссия тикшерү эшләре алып бара. Үз вазыйфаларына салкын караучылар закон нигезендә җавап бирәчәкләр һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәгән объектлар таләпләр үтәлгәнче вакытлыча ябып куелырга да мөмкин.

фото: https://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk