Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Инвалидларга игътибар бармы?

Бистәбездәге кибетләрнең берсеннән чыкканда, аягым таеп, чак кына егылмый калдым. Шулкадәр текә һәм биек итеп ясаганнар да соң баскычларын! Ярар, сау-сәламәт кеше саклык белән генә булса да менеп-төшәр инде ул аннан. Ә менә әби-бабайларга, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, таяк белән йөрүче яисә бөтенләй инвалид арбасы белән генә хәрәкәт итүчеләргә нишләргә?! Бистәбез урамында...

Бистәбездәге кибетләрнең берсеннән чыкканда, аягым таеп, чак кына егылмый калдым. Шулкадәр текә һәм биек итеп ясаганнар да соң баскычларын! Ярар, сау-сәламәт кеше саклык белән генә булса да менеп-төшәр инде ул аннан. Ә менә әби-бабайларга, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, таяк белән йөрүче яисә бөтенләй инвалид арбасы белән генә хәрәкәт итүчеләргә нишләргә?!
Бистәбез урамында бер генә инвалид арбасындагы кеше дә күргәнебез юк, диярләр күпләр. Әйе, анысы хак. Әмма тиешле мөмкинлекләр тудырылса, алар да (125 коляскалы инвалидның 16сы күпкатлы йортта яши. - авт.) дүрт стена артында гына утырыр иде мени?! Инвалидлар декадасы кысаларында оештырылган рейд вакытында без 2011-2015 елларга исәпләнелгән "Уңайлы мохит" федераль программасы буенча районда шушы юнәлештә башкарылган эшләрне барлап, уңай һәм тискәре якларны үз күзләребез белән күреп кайттык.
Кукмара 4нче урта мәктәбен чын мәгънәсендә үзгәрешләр кичергән, хәтта "яшәреп" үк киткән, дисәк тә була. Ишегалдына керүгә иң элек күзебез мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен ясалган юлларга, пандусларга, сары төскә буялган, тоеп беленә торган плитәләр җәелгән баскычларга төште. Биредә керү ишекләре дә киңәйтелгән, шулай ук коляскалы инвалид балаларга мәктәп буенча хәрәкәт итү, ашханә, аерым кабинетларга, спорт залына, бәдрәфкә керү өчен дә мөмкинлекләр тудырылган. Мәктәп директоры Азат Хәсәновның сүзләренә караганда, 17 инвалид укучының дүртесе бары тик коляска ярдәмендә генә хәрәкәт итә һәм өйдә генә укытыла икән.
-Тиздән мәктәпләргә эксклюзив белем бирү системасы кертеләчәк, - ди директор. - Бу исә сәламәтлекләре чикләнгән малай-кызлар да үзләренең яшьтәшләре белән бергә мәктәптә укый алачак дигән сүз. Ике укытучыбыз олигофренопедагогика юнәлешендә укып, диплом да алып кайтты.
Белгәнебезчә, "Шәфкать" үзәгендә башлыча авыру, үзләре генә хәрәкәтләнә, хәтта утырып та тора алмаган балалар тернәкләнү курслары уза. Моннан берничә ел элек әти-әниләрнең үзәккә балаларын көч-хәл белән күтәреп керүләрен күргән булсак, хәзер инде хәл бөтенләй башкача. Капкадан ук пандуслар башлана, аларга колясканың тәгәрмәчләре шумасын өчен махсус келәм дә җәелгән. Шулай ук бина эчендә дә икенче катка күтәрелү хәзер "Роби" җайланмасы ярдәмендә башкарыла.
-Без бирегә ун яшьлек малаем белән Сабадан киләбез. Яше барган саен күтәрергә авыр, шуның өчен машинадан төшүгә коляскага утыртам. Хөкүмәтнең инвалид кешеләргә карата йөз белән борылуына сөенәм, - ди Гөлсинә ханым Мирзагаянова.
Шулай ук "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, социаль яклау бүлеге, район Пенсия фонды, район үзәк дәваханәсендәге башкарылган эшләрне күреп тә сөендек. Тиешле урыннарга пандуслар, култыксалар куелган, ишекләр киңәйтелгән, инвалидлар өчен тукталышлар да булдырылган. Дәваханәнең терапия һәм хирургия бүлекләрендә лифтлар эшләү дә халык өчен бит! Яңа төзелүче күпкатлы йортларда да инвалидларга мөмкинлекләр бар. Подъезд ишегеннән кергәннән соң, баскычтан коляска белән менү өчен күчмә баскыч куелган. Элегрәк төзелгән йортларда да шушындый уңайлыклар булдырасы иде.
Ә менә "Гадел хөкем йорты"нда пандус янында суд приставларына хәбәр итү өчен урнаштырылган чакыру кнопкасына игътибар иттек. Уңай гамәл, билгеле. Дөнья булгач, төрле хәлләргә тарыйсың бит - коляскалы инвалидка суд юлында йөрисе булмас, дип тә беркем алдан гарантия бирә алмый...
Район эчке эшләр бүлегендә дә беренче катта мөрәҗәгать белән килүчеләр өчен махсус җылытылган бүлмә бар, анда хәтта коляска белән дә керергә мөмкин. Ә инде сорау һәм гозерләрне тыңлау өчен полиция хезмәткәрләре һәммәсе, хәтта бүлек начальнигы да әлеге бүлмәгә үзе төшә икән. Димәк, хокук саклау органы хезмәткәрләре янына ничек керергә икән, дип бер дә борчыласы юк.
Рейд вакытында саклык банкы, күпфункцияле үзәк, кибетләргә, даруханәләргә, ритуаль хезмәтләргә дә сугылдык. Күбесендә инвалидлар өчен уңайлыклар тудырылган. Әмма... арада пандусларның күз буяу өчен генә ясалганнары да бар. Ворошилов урамындагы даруханәгә андый текә пандусны ни өчен ясаганнар икән, аңлый алмадык. Анда бит инвалид кеше коляска ярдәмендә үзе түгел, хәтта кем дә булса аны артыннан этеп менгерү дә мөмкин түгел. Балалар шуып уйный торган тау да әлеге даруханәдәге пандустан күпкә яхшы. Коляскалы кешенең поселокның Ленин урамындагы "Магнит", "Радмир" сәүдә үзәкләренә керәсе килде ди, бу очракта нишләргә? Кибетләрнең тышкы кыяфәтләре белән хозурланып, реклама белдерүләрен укып канәгатьләнү генә кала, билгеле.
Район Пенсия фондыннан элекке Ленин бакчасына таба күтәрелүче җәяүлеләр юлыннан да коляскадагы инвалид кешегә түгел, арба тартып баручы әниләргә дә үтү кыен. Әлеге урын инде күптәннән төзекләндерүне сораса да, һаман да шул килеш, игътибардан читтә кала бирә...


Светлана ҖАМАЛИЕВА, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе:
-Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен уңай шартлар тудыру башлыча сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм эш белән тәэмин итү, транспорт инфрастуктурасы, мәгариф, мәдәният, торак белән бәйле өлкәләргә каралган. 2012 елда районда социаль объектлар, транспорт һәм инженерлык инфраструктураларының инвалидлар һәм хәрәкәтләре чикләнгән затлар өчен уңай булуына бәя бирүче эшче төркем оешты. Комиссия составында коляскада йөрүче һәм күрү буенча инвалидлар да бар. Алар тарафыннан квартал саен тикшерүләр уздырыла. Тиешле күрсәтмәләрне үтәмәгән һәм кимчелекләрне төзәтмәгән өчен быел сигез социаль объектның хуҗасына беркетмә төзелде. Ә инде "Уңайлы мохит" программасы кысаларында башкарылган эшләргә килсәк, быел "Шәфкать" балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә - 2 миллион 400 мең сумлык, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә - 3 миллион 300 мең сумлык, Кукмара 4нче урта мәктәбендә 1 миллион 900 мең сумлык ремонт ясалды. Программа нигезендә эш алга таба да дәвам итәчәк.
Татарстан информатизацияләү һәм элемтә министрлыгы инвалидлар өчен шәһәр әйләнә-тирәсенең уңайлылык интерактив картасын эшләде. Аның ярдәмендә объектның инвалид кеше өчен ни дәрәҗәдә уңайлы икәнен билгеләү мөмкин булачак. Тулысынча уңайлылык интерактив тактада - яшел, өлешчә булса - сары, ә инде бөтенләй дә уңайлылыклар юк икән, кызыл төс белән билгеләнә. Якын көннәрдә әлеге карта гамәлгә керер һәм һәр мөмкинлеге чикләнгән кеше үз районында да кайсы объектның үзе өчен уңайлы булуын күрә алыр, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk