Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тирә-якны чистарту икеайлыгы башланды

Башланды, җәмәгать! Тирә-юнебезне кыш буе җыелган чүп-чардан чистарту чоры башланды. Игътибар итәсездер, нәрсәләр генә юк әйләнә-тирәбездә: шешәләр, пластмасс савытлар, тәмәке каплары, төрледән-төрле пакетлар. Кышкы айларда чүп бөтенләй җыелмаган, кулыбыздагы кирәксез әйбер кая туры килсә шунда ташланып барылган кебек тоела. Ә бит Кукмарадагы чүп контейнерларыннан, капка төпләреннән каты көнкүреш калдыклары даими...

Башланды, җәмәгать! Тирә-юнебезне кыш буе җыелган чүп-чардан чистарту чоры башланды. Игътибар итәсездер, нәрсәләр генә юк әйләнә-тирәбездә: шешәләр, пластмасс савытлар, тәмәке каплары, төрледән-төрле пакетлар. Кышкы айларда чүп бөтенләй җыелмаган, кулыбыздагы кирәксез әйбер кая туры килсә шунда ташланып барылган кебек тоела. Ә бит Кукмарадагы чүп контейнерларыннан, капка төпләреннән каты көнкүреш калдыклары даими алынып барылды, кышкы айларда (ноябрьдән мартка кадәр) поселоктан барлыгы 10200 кубометр, ягъни 320 машина чүп-чар полигонга чыгарылган. Димәк, урамнарда, капка төпләрендә, тыкрыкларда, күпкатлы йортлар тирәсендә - "ялгыш" кына кулдан төшеп киткәннәре. Дөрес, арада контейнерлардан, чүп ташланыла торган урыннардан "җил егетләре" куып йөрткәннәре дә бардыр. Әмма теләсә кайда аунап ятучы төрле зурлыктагы шешәләрдә, тәмәке капларында - безнең халыкның тәрбиясезлеге, тәртипсезлеге, әйләнә -тирәдәге чисталыкка битарафсызлыгы чагыла.

Башка елларда чистарту-төзекләндерү икеайлыгы 1 апрельдән башланса, быелгы язның "ялкаулыгы" нәтиҗәсендә ул 15 апрельдән 15 июньгә кадәр дип игълан ителде. Җир кипшереп бетмәсә дә, кар эрегән урыннарда күренеп торган чүпләрне җыештырып, тырмалап куярга мөмкин инде хәзер. Кыскасы, җиңнәрне сызганып урамга чыгар вакыт җитте.


"Ике айлык барышында нинди эшләр планлаштырыла, нәрсәләргә аеруча игътибар бирелә?"- дигән сорау белән поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизовка мөрәҗәгать иттек.


-Иң элек шуны әйтәсем килә, - дип сүзен башлады Фаил Шамил улы. -Бездә халык, аеруча күпкатлы йортларда яшәүчеләр, урамга чыгып тирә-юньне җыештырырга бик атлыгып тормыйлар. Ә бит әйләнә-тирәбез чиста, төзек булса, үзебезгә үк яшәве күңелле булачак. Шуңа күрә халыктан бердәм булып, өмәләрдә, чистарту эшләрендә актив катнашуын сорар идем. Икеайлык барышында сәүдә нокталарының, оешмаларның, машина юу өчен көйләнгән биналарның, күпкатлы йорт тирәләренең, хуҗалыкларның чисталыгын рейдлар вакытында махсус комиссия тикшерәчәк. "Кукмара бистәсендә тышкы төзекләндерү, чисталыкны һәм тәртипне саклау Кагыйдәләре" нигезендә чисталыкны тәэмин итмәгән оешмаларга ур гына штрафлар каралган. Шуны да ассызыклап үтәм - оешма, предприятие, кибет территорияләре киртә, койма белән генә чикләнми, чиктән янә 4 метр ара чиста, төзекләндерелгән булырга тиеш. Чисталыкны сакламаудан тыш, кәҗәләрен урамнарга чыгару, тиешсез урында агач кисү өчен дә штраф түләргә туры киләчәк. Әйтик, узган ел барлыгы .... сумлык штраф салынган. Айлык барышында "Чиста шәһәр" оешмасы хезмәткәрләренә поселок урамнарын, тыкрыкларны, яр буйларын җыештыру йөкләнелсә, "Ремстройсервис" ширкәте күпкатлы йорт тирәләрен чистартуны оештырачак. Йорт комитеты рәисләре халыкны эшкә җәлеп итәргә тиеш булачак.


Икеайлык вакытында узган ел поселоктан барлыгы 9950 кубометр чүп чыгарылган, 210 төп агач утыртылган. Быел да урамнарыбызны ямьләндерү өчен агач утырту эшләре дәвам итәчәк, поселокта үз хуҗалыклары белән яшәүчеләрне дә бу эштән читтә калмаска чакырам. Бер агач ныклап үсеп китсен өчен 5-6 ел вакыт кирәклеген онытмыйча, утырткан агачларга карата сак карашта булуыгызны сорыйм. Урам юлларында чокыр-чакырларны "ямау" өчен район бюджетыннан 750 мең сумлык акча каралган. Урамнардагы чәчәк газоннарын яңарту, яңа зиратларда аллея ясау, ут кертү кебек эшләрне төгәлләү дә бурыч булып тора.


Быел алда зур эш көтелә: "Татарстан" рестораны каршындагы Ленин бакчасында балалар өчен парк төзү эше башланачак. Анда фонтан, кафе, төрле аттракционнар урнашачак. Инде картайган юкә агачлары урынына декоратив агачлар утыртылачак. Кыскасы, икеайлык барышында, җәйге чорга планнарыбыз зурдан: эшлисе дә, эшлисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистарту икеайлыгы

erid: 2VtzqxWHLUk